Русия Президенты Владимир Путин юстиция генерал-лейтенанты Ростислав Рассоховны Русия Тикшерү комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләде. Тиешле указ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында басылып чыкты.
"Юстиция генерал-лейтенанты Рассохов Ростислав Геннадьевичны Русия Федерациясе Тикшерү комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләнә", – диелә документ текстында.
Указ кул куелган көннән үз көченә керде.
Моңарчы Ростислав Рассохов аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча Русия Тикшерү комитетының баш идарәсе башлыгы вазыйфасын башкарган иде.
Фото: "РИА Новости" сайтыннан.