- Гамәлдәге законнар нигезендә ул депутат була алмый. Иван Лавренов Белоретта туган һәм үскән, бу шәһәрдә эшләгән. Ул әлеге округтан депутат булып сайланды. Ул Белорет районын яхшы белә, аны үстерү өчен күп нәрсәне парламентарий сыйфатында эшләде, сайлаучылар арасында лаеклы абруй казанды. Аңа яңа урында уңышлар телим. Ышанам, аның тәҗрибәсе һәм белеме Белорет районына күбрәк файда китерәчәк, - диде Корылтай Рәисе Константин Толкачев.