Бүген Башкортстанда Русия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүне иҗтимагый күзәтүгә әзерлек буенча экспертлар һәм җәмәгать эшлеклеләре онлайн-очрашуында республиканың Иҗтимагый палатасы рәисе Ольга Панчихина киңкүләм мәгълүмат чаралары аша Төп законга тәкъдим ителә торган төзәтмәләр турында мәгълүмат бирү кирәклеге турында белдерде.
- Гражданнарның Русия Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында барысын да белүләре бик мөһим. Һәм бу мөһим кампаниядә катнашучы һәм көн саен укучыларга төзәтмәләр турында җиткерүче барлык киңкүләм мәгълүмат чараларына рәхмәт белдерәсем килә, - диде җәмәгать эшлеклесе.
Ул билгеләп үткәнчә, Башкортстанның Иҗтимагый палатасы күзәтүчеләрне Русия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүгә җибәрергә хокуклы. Хәзерге вакытта 22 эре иҗтимагый берләшмә белән килешү төзелгән.
Ольга Панчихина сүзләренә караганда, республиканың Иҗтимагый палатасы Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча Гомумрусия тавыш бирүләре уздыруга иҗтимагый күзәтүчеләр җыюны дәвам итә.