+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
21 Май 2020, 13:05

Күзәтүче булырга теләсәң

Башкортстан Иҗтимагый палатасы Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча Гомумрусия тавыш бирүен уздыруга иҗтимагый күзәтүчеләр җыюны дәвам итә.

Башкортстан Иҗтимагый палатасы Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча Гомумрусия тавыш бирүен уздыруга иҗтимагый күзәтүчеләр җыюны дәвам итә.
"Иҗтимагый күзәтүчеләр сыйфатында тавыш бирүдә катнашырга теләүче балигъ булган гражданнар тиешле гариза бирә ала. Регламент документларын алдан өйрәнергә, күзәтүченең этика кодексы белән танышырга кирәк, - дип билгеләде Иҗтимагый палата рәисе Ольга Панчихина.
Документларны гражданнар 10.00дән 17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча бирә ала: Башкортстан Республикасы, Уфа шәһәре, Зәки Вәлиди урамы, 40, Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Аппараты, 410нчы кабинет. Телефон: 280-82-36. Электрон адрес: оprb2011@mail.ru.
Регламент документлары һәм гаризалар үрнәкләре белән Иҗтимагый палата сайтында танышырга мөмкин.
Фото: op.bashkortostan.ru
Читайте нас