+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
28 Май 2020, 08:40

Сайлаулар турында кодекска үзгәрешләр кертеләчәк

Алдагы пленар утырышта Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Сайлаулар турындагы кодекска үзгәрешләр кертү турында закон проектын караячак.

Алдагы пленар утырышта Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Сайлаулар турындагы кодекска үзгәрешләр кертү турында закон проектын караячак.
Яңа документны коронавирус инфекциясе пандемиясе вакытында эшләгәннәр. Республика территориясендә югары әзерлек яисә гадәттән тыш хәл режимы булган очракта сайлауларны күчерергә мөмкин булачак.
"Сайлауларны пандемия шартларында уздыру гражданнарның сәламәтлегенә куркыныч тудырганга күрә, мондый чараны кичектерү мөмкинлеге булырга тиеш. Без коронавирус белән бәйле хәл никадәр озак дәвам итәчәген белмибез. Моннан тыш, мондый хәлләрнең кабатлануы да ихтимал. Барысына да әзер булырга кирәк. Быел республикада урындагы үзидарәнең вәкиллекле органнарына сайлаулар, Дәүләт җыелышына өстәмә сайлаулар планлаштырылган", - дип аңлатты Дәүләт җыелышы Рәисе Константин Толкачев.
Сайлаулар көне күчерелгән очракта, гамәлдәге депутатлар яңа составны сайлаганчы үз вазыйфаларын үтәячәк.
Фото: "Башинформ".
Читайте нас