+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
1 июнь 2020, 16:15

Радий Хәбиров югары әзерлек режимы турында указга үзгәрешләр кертте

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирс таралу куркынычы белән бәйле рәвештә югары әзерлек режимы турындагы указга чираттагы үзгәрешләр кертте. Бу хакта төбәк җитәкчесе республика Хөкүмәтендә атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирс таралу куркынычы белән бәйле рәвештә югары әзерлек режимы турындагы указга чираттагы үзгәрешләр кертте. Бу хакта төбәк җитәкчесе республика Хөкүмәтендә атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Аерым алганда, 1 июньнән Мәскәүдән һәм башка төбәкләрдән килгән гражданнар тарафыннан 14 көнлек үзизоляцияне үтәү таләбе юкка чыгарыла.
1 июньнән, барлык санитар-эпидемиология таләпләрен үтәп, сәүдә үзәкләренең эше яңартыла, алар территориясендә урнашкан җәмәгать туклану урыннары, балалар ял итү үзәкләреннән, кинотеатрлардан тыш.
Шулай ук аерым керү урыны булган музейлар һәм китапханәләр ачыла.
Төбәк җитәкчесе искә төшергәнчә, 6 июньдә Искә алу һәм ихтирам көне булачак. Шул көннән зиратларга бару рөхсәт ителә.
Радий Хәбиров ассызыклаганча, 65 яшьтән өлкәнрәк яшьтәге кешеләр өчен, азык-төлек продуктлары, дарулар сатып алу, элемтә салоннарына мөрәҗәгатьләрдән тыш, мәҗбүри үзизоляция режимы саклана.
4 июньнән һөнәри белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү рөхсәт ителә.
15 июньнән балалар шифаханәләре, профилакторийлар һәм шифаханә-савыктыру лагерьлары яңадан эшли башлый.
1 июльдән балалар сәламәтләндерү, мәктәп яны лагерьлары һәм балаларның хезмәт һәм ял лагерьлары эшли башлаячак.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас