+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Сәясәт
4 Июня 2020, 08:32

Муниципалитет башлыклары отчет бирде

Видеокиңәшмәдә “Чисталык көннәре”, "Эстетика елы", "Башкортстан ихаталары" һәм Мәрхүмнәрне искә алу көне чаралары турында сүз барды.

“Чисталык көннәре”, "Эстетика елы", "Башкортстан ихаталары" чараларын гамәлгә ашыру ничек бара? Бу хакта кичә вице-премьер, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев рәислегендә видеоэлемтә төрендә уздырылган киңәшмәдә республика муниципаль берәмлекләре башлыклары белән сүз алып барылды.

Беренче чиратта "Эстетика елы" турында сүз барды. Борис Беляев чара кысаларында муниципаль берәмлекләр газоннарны һәм тротуарларны төзекләндерү, урамнарны яктырту мәсьәләсендә һәм коймаларны ремонтлау буенча эшләр алып баруның әһәмиятлелеген ассызыклады.

Киңәшмәнең икенче темасы муниципалитетларда Мәрхүмнәрне искә алу көне чарасын оештыру булды. Башкортстан Башлыгы указы белән, бүгенге эпидемиологик шартларга бәйле рәвештә, быел ул көн 2 майдан 6 июньгә күчерелде. Борис Беляев гражданнар бернинди тоткарлыксыз зиратка барып җитә алсын өчен чаралар күрүне йөкләде. Моннан тыш, коймалар һәм чардугалар тәртипкә китерелергә, җәяүлеләр өчен юллар һәм юлларга асфальт җәелгән, чүп-чар чыгару оештырылган булырга тиеш.

Киңәшмә эше көн тәртибендә "Башкортстан ихаталары" чарасы да читтә калмады. Программа буенча 59 муниципалитетның 254 ихатасында 110 проект гамәлгә ашырылуы турында әйтелде.

Фото: newsbash.ru сайтыннан.
Читайте нас