Радий Хәбиров муниципалитет җитәкчеләренә искәрмә ясады.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика муниципалитетлары башлыкларына әлеге вакытта төбәктә Эстетика һәм төзекләндерү елы дәвам итүен искәртте.
Радий Фәрит улы ассызыклаганча, урыннарда җитәкчеләрнең эше бу юнәлештә "гади һәм аңлаешлы" критерийлар буенча бәяләнә. «Кайбер районнарда башлыкның моның белән шөгыльләнүе күренә», - дип билгеләп үтте Хәбиров.
Мәсәлән, кайдадыр актив рәвештә иске коймалар яңартыла, кайдадыр газ кертелә. Кайдадыр барысы да элеккечә кала. «Бу бурычны коронавирус шартларында сездән беркем дә төшермәде, хезмәттәшләр», - дип искәртте республика җитәкчесе.