+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
7 июнь 2020, 15:00

Русиядә генетик мәгълүматның милли базасы барлыкка киләчәк

Русия Президенты Владимир Путин генетик мәгълүматның милли базасын булдырырга кушты.

Русия Президенты Владимир Путин генетик мәгълүматның милли базасын булдырырга кушты.

Кремль сайтында бастырылган документтан күренгәнчә, Хөкүмәт һәм Курчатов институты генетик мәгълүматларны саклау һәм эшкәртүнең мәгълүмати-аналитик системасын булдыруны һәм эшләүне тәэмин итәргә тиеш булачак. Моннан тыш, алар әлеге мәгълүматны саклау һәм тапшыру форматын эшләргә тиеш булачак.

Киләсе елдан федераль бюджет ел саен әлеге максатларга акча бүлеп бирә башлаячак.

Шулай ук, Премьер-министр Михаил Мишустинга һәм Курчатов институты башлыгы Александр Благововка тиешле докладны октябрьгә кадәр тапшырырга кушылган.

Фото: Риа Новости сайтыннан.
Читайте нас