+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
8 июнь 2020, 08:10

Экология проблемалары – көн үзәгендә

Ил Президенты Владимир Путин экология өлкәсендә эшләүчеләр белән видеоконференция режимында очрашу үткәрде.

Ил Президенты Владимир Путин экология өлкәсендә эшләүчеләр белән видеоконференция режимында очрашу үткәрде.
Табигатьне саклаучыларның соклануга лаек хезмәтенә ихтирам сүзләре белдергәч, дәүләт башлыгы өлкәдәге проблемаларны да искә алды.
Сөйләшү Норильскидагы гадәттән тыш хәлдән башланды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчесе Евгений Зиничев хәлне яхшырту өчен күрелгән чаралар турында сөйләде. Урында лагерь булдырылган. Кешеләр нефть түгелгән җирдә эшли. Вертолетлар белән барлык кирәкле әйберләр китерелә.
Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Светлана Радионова авария урынында җәелдерелгән лаборатория эшчәнлеге турында сөйләде.

Бу хакта тулырак: kremlin.ru/events/president/news/63458
Фото: kremlin.ru
Читайте нас