Ил Конституциясенә тәкъдим ителгән үзгәрешләрнең асылы һәм 1 июльдә узачак дәүләткүләм чараның үзенчәлекләре белән таныштыруны дәвам итәбез.
Узган атнада ил Президенты Владимир Путин, Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча эшче төркем әгъзалары белән киңәшләшкәннән соң, Төп Законга төзәтмәләр буенча Бөтенрусия тавыш бирү көнен раслады. Шулай итеп, Русия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү 1 июльдә узачак. Бу көн, шулай ук, ял көне буларак игълан ителде. Үз чиратында, илнең Үзәк сайлау комиссиясе Конституциягә төзәт-мәләр буенча Бөтенрусия тавыш бирү чарасын коронавирус инфекциясе таралу хәвефе шартларында үткәрүгә бәйле кагыйдәләрне эшләп раслады. Алар нидән гыйбарәт? Гомумән, Төп Законга үзгәрешләр буенча тавыш бирү чарасы 1 июльдә ни рәвешле үтәчәк? Конституциягә тәкъдим ителүче төзәтмәләр кайсы төп тармакларны үз эченә ала һәм нинди үзгәрешләрне күздә тота? Алар ил халкы тормышына нинди мөһим үзгәрешләр кертәчәк һәм ни өчен әлеге чарада тавыш бирү хокукы булган һәр гражданның катнашуы мотлак? Түбәндә өч атнадан узачак ил Конституциясенә төзәтмәләр буенча Бөтенрусия тавыш бирү чарасына бәйле иң көнүзәк сорауларга республикада билгеле экспертлар һәм аналитиклар ярдәме белән әзерләнгән эзлекле җавапларны җиткерәбез.
Кайчан һәм кайда?
Тавыш бирү 1 июльдә узачак. Бу көнне бөтен ил буенча ял көне дип игълан иттеләр. Суд карары буенча иректән мәхрүм итү урыннарында булучылардан тыш, тавыш бирү көненә 18 яше тулган барлык Русия гражданнары үз фикерләрен белдерә ала.
Үз тавышыңны алдан да — 25 июньнән алып калдырырга була. Сайлау участоклары Уфа вакыты белән 8дән 20 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Әгәр сезгә башка шәһәргә, яки хәтта төбәккә китәргә кирәк икән, “Мобиль сайлаучы” хезмәте ярдәмендә теләсә кайсы башка уңайлы участокны сайлый аласыз. 5 июньнән — моны “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша, күпфункцияле үзәкләрдә яки территориаль сайлау комиссияләрендә, ә 16 июньнән сезнең сайлау участогында эшләргә мөмкин. Гаризалар 21 июньнең 14.00 сәгатенә кадәр кабул ителә.
Участокка килә алмаганда, нишләргә?
Әгәр нинди дә булса сәбәпләр аркасында өйдән чыгу мөмкинлегегез юк икән:
— “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша гариза бирегез (21 июнь 14.00 сәгатькә кадәр),
— үзегезнең сайлау участогына шалтыратыгыз (башка кешедән шалтыраттырырга да мөмкин) (16 июньнән 1 июльнең 17.00 сәгатенә кадәр).
Комиссия әгъзалары сезгә мобиль тавыш бирү тартмасы белән киләчәк һәм сез сайлау хокукыгызны гамәлгә ашыра алачаксыз. Якын арада аз хәрәкәтләнүче гражданнар гына түгел, алар турында кайгыртучылар да йорттан тавыш бирә алачак, дип планлаштырыла.
Моннан тыш, 25 июньнән сайлау комиссияләре әгъзалары үз участоклары булмаган торак пунктларга барачак һәм теләгән һәр кеше тавыш бирә алачак.
Чара ничек узачак?
Сайлаулардагы кебек үк. Сез сайлау комиссиясе әгъзасына паспортыгызны күрсәтәсез, сезгә бюллетень бирәчәкләр, аның белән тавыш бирү кабинасына узасыз. Үзегез кирәк санаган җавап каршындагы буш квадратка теләсә нинди билге куярга кирәк булачак. Әгәр квадратларда билге юк, яки билге берничә квадратка куелган икән, бюллетень гамәлгә яраксыз дип санала. Тутырылган бюллетеньне тавыш бирү өчен тәгаенләнгән тартмага салырга кирәк.
Бөтен ил буенча тавыш бирү барышын 500 меңнән артык кеше күзәтәчәк. Гаризалар кабул итү ба-ра да инде, якын арада сәяси партияләр дә үз кандидатураларын тәкъдим итәчәк.
Төп законга нинди төзәтмәләр кертелә?
Алар барлыгы йөздән артык, менә иң мөһимнәре:
— Конституция хезмәткә түләүнең минималь күләме яшәү минимумыннан ким булмаячак, ә пенсия ким дигәндә елына бер тапкыр индексацияләнәчәк, дип турыдан-туры гарантияләячәк.
— Сыйфатлы медицина ярдәме, гражданнарны социаль яклау, кешеләр сәламәт яшәү рәвеше алып барсын һәм үз сәламәтлегенә җаваплы карый алсын өчен тиешле шартлар тудыру — хәзер дәүләтнең турыдан-туры бурычы.
— Дәүләт иң зур кыйммәт балалар булуны таный һәм ятимнәр өчен ата-ана вазыйфаларын үз өстенә ала.
— Чиновникларга, парламентарийларга һәм судьяларга чит ил гражданлыгы, чит илдә яшәүгә рөхсәт алу һәм чит ил банкларында исәпләр ачу тыела.
— Конституциядә Русия меңьеллык тарих белән берләштерелгән, идеалларны һәм Аллаһы Тәгаләгә ышануны тапшырган ата-бабаларыбызның истәлеген саклый, тарихи дөреслекне яклый һәм Ватанны саклаганда халыкның батырлыгын киметүне катгый тыя, дип язылачак.
— Никах — ир-ат белән хатын-кыз берлеге, дип анык итеп теркәләчәк.
Бюллетень нинди булачак?
— Бюллетеньдә бер генә сорау булачак: “Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләрне хуплыйсызмы?” Һәм җавапның ике варианты: “әйе” яки “юк”.
Коронавирус шартларында тавыш бирүдә катнашу хәвефле түгелме?
Экспертлар фикеренчә, юк. Беренчедән, участокларда бер үк вакытта сәгатенә 8-12 кеше генә булачак. Тавыш бирү алдыннан сайлау комиссияләре әгъзалары таләп ителгән очракта коронавируска тест узачак. Өйдә тавыш биргәндә комиссия әгъзаларының һәм күзәтүчеләрнең берсе дә фатирга кермәячәк.
Участокка кергәндә бөтен ке-шенең дә температурасын контактсыз үлчәячәкләр, кирәк булганда медицина битлеген бирәчәкләр. Территория даими дезинфекцияләнәчәк.
Бу уңайдан “Роспотребнадзор” түбәндәге киңәшләрне бирә:
— сайлау участогына җыенганда үзегез белән паспорт, битлек, перчаткалар һәм яңа ручка алыгыз;
— 1,5-2 метр дистанция саклагыз;
— шәхесне документ буенча идентификацияләү өчен битлекне бераз вакытка салырга туры киләчәк. Паспортны участок комиссиясе әгъзасының кулына бирергә кирәкми;
— тавыш бирү бинасында 15 минуттан да артык булмаска киңәш ителә;
— чыкканда бер тапкыр кулланыла торган битлекне һәм перчаткаларны капкач белән капланган контейнерга ташлагыз, кулларыгызны антисептик белән эшкәртегез.
Участокларда традицион сәүдә оештырылачакмы?
Әйе, безнең мәгълүмат буенча, сайлау участокларында үз тавышларын бирергә килгән кешләрне төрле сюрпризлар көтәчәк: бик зур ташлама белән фермер товарларын сату, партнерлардан төрле бүләк сертификатлары, кинога билетлар тарату (кинотеатрлар ачылгач, әлбәттә) һ.б. оештырылачак. Акцияләр турында билгеләнгән көн якынлашканда җентеклерәк җиткерербез.
Нәтиҗәләрне кайчан беләчәкбез?
Закон буенча, тавышларны биш көннән дә соңга калмыйча санаячаклар. Шуннан соң Үзәк сайлау комиссиясе өч көн эчендә нәтиҗәләрне бастырачак.
Әгәр тавыш бирүдә катнашучыларның яртысыннан күбрәге “әйе” дип әйтсә, төзәтмәләр үз көченә керәчәк. Тавыш бирүдә катнашуның минималь чиге юк.
Сораулар калса, кая шалтыратырга?
Русия Үзәк сайлау комиссиясенең Мәгълүмат-белешмә үзәге телефоны: 8-800-200-00-20.
Республика Үзәк сайлау комиссиясенең тавыш бирүчеләр белән бәйләнеш өчен “кайнар элемтә” телефоннары: (347) 280-95-06, (347) 280-96-34. Эш көннәрендә —10.00-13.00, 14.00-20.00, ял көннәрендә — 10.00-14.00 сәгатьләрдә.