Республиканың башкорт хатын-кызлары җәмгыяте рәисе, “Халык контроле” федераль проектының төбәк координаторы, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Гөлнур Колсарина Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүне шәрехләде.
“Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү 1 июльгә билгеләнгән. Үз көченә алар әле кермәгән, ә гарантияләр инде гамәлдә. Уйлап карасаң, монда бернинди феномен юк, барысы да закончалыклы. Владимир Путин җитәкчелегендә илнең 20 ел хезмәте һәм үсеше үз җимешләрен бирә.
Эшкә ярдәм итү һәм мәшгульлекне саклау чаралары нәкъ менә Конституциядә хезмәт кешесенең хокукларын беркетүче тәкъдимнәрне чагылдыра. Балалы гаиләләргә түләүләр дәүләтнең үсеп килүче буын турында кайгыртуын күрсәтә.
Сәламәтлек саклау системасының коронавирус белән ничек көрәшүе - бу инде медицина ярдәме турында. Коронавирус бөтен дөньяны үзгәртте, һәм Русия искәрмә түгел. Барысы да акрынлап яңа чынбарлыкны исәпкә алып планнар төзи башлый. Һәм Конституциягә төзәтмәләр - бу нәкъ менә киләчәк турында. Алар кешеләр тарафыннан язылган, тормыш белән аңлатылган.
Гражданнар чыннан да әлеге төзәтмәләрне төшенделәр, өстәвенә, бүген илдә ниләр булганлыгы фонында әлеге төзәтмәләрнең эчтәлеген аңладылар. Конституция төзәтмәләре инде безнең тормышка керде. Һәм без төзәтмәләр әле үз көченә кермәгән, әмма кануннарның хокукый тулылыгын билгеләгән уникаль күренешне, хокукый феноменны күзәтәбез.
Конституциягә төзәтмәләр буенча бөтенрусия тавыш бирү датасы төп өстенлектән - Русия гражданнарының тормышын һәм сәламәтлеген саклап калудан чыгып күчерелде. Кешеләрнең куркынычсызлыгыннан да мөһимрәк бернәрсә дә була алмый. Президент әйткәнчә, иң мөһиме - кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге.
Тавыш бирү куркынычсызлыгына килгәндә: узган атнада Русия Үзәк сайлау комиссиясе катгый санитар стандартлар күрсәтте, алар буенча бөтен ил буенча сайлау участоклары эшләячәк. Экспертлар билгеләп үткәнчә, бу кибеткә баруга караганда куркынычсызрак булачак. Шулай ук 1 июльдә генә түгел, тавыш бирүнең төп көненә кадәр алты көн эчендә дә тавыш бирү каралган һәм тәкъдим ителә. Бу да кешеләрнең элемтәләрен 1 июльдә киметергә ярдәм итәчәк.
Әйтергә кирәк, сүз илебезнең, балаларыбызның тормышын бүген һәм киләчәктә билгеләячәк Төп закон турында бара, ул социаль гарантияләрне һәм хезмәт хокукларын көчәйтәчәк. Шуңа күрә тавыш бирү барышын иҗтимагый күзәтүчеләр күзәтәчәк”, -- диде ул.