+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
12 июнь 2020, 17:00

Русия көнендә Президент Хезмәт Герое медальләрен тапшырды

Мәскәүдә Җиңү паркында Президент Владимир Путин "Русия Федерациясе Хезмәт Герое" алтын медальләрен тапшырды.

Мәскәүдә Җиңү паркында Президент Владимир Путин "Русия Федерациясе Хезмәт Герое" алтын медальләрен тапшырды.
Тантана башланыр алдыннан дәүләт бәйрәме - Русия көне уңаеннан Русия Федерациясе дәүләт флагы күтәрелде.
Хезмәт Герое исеме 2013 елда билгеләнде һәм дәүләт, иҗтимагый һәм хуҗалык эшчәнлегендә күренекле нәтиҗәләргә ирешкән, илнең социаль-икътисадый үсешенә өлеш керткән өчен бирелә.
Президет ил халкын Русия көне белән котлады.
- Безнең һәркайсыбыз өчен Ватан - ул гаилә һәм туган йорт, Калининградтан алып Камчаткага һәм Куриль утрауларына кадәр, төньяк, арктик диңгезләрдән Севастополь һәм Кырымга кадәр туган ил. Бу иксез-чиксез киңлекләрдә безнең меңьеллык тарихыбыз, бөек шөһрәт һәм горурлык, ата-бабаларыбызның бетмәс-төкәнмәс батырлыгы, аларның Ватанга ышанычы һәм мәхәббәте белән тулыландырылган.
Илебез турында якты хисләр һәрвакыт безнең халкыбызга кыенлыклар аша үтәргә, үз-үзеңне аямыйча, кырыс сынауларда сакларга, теләсә нинди чакыруларга җавап бирергә ярдәм итте, - диде Владимир Путин.
#ВладимирПутин
Фото: kremlin.ru
Читайте нас