+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
14 июнь 2020, 07:39

Третьяков галереясе җитәкчесе юбилеен билгели

Владимир Путин Третьяков галереясе генеральный директорын туган көне белән котлады.

13 июнь көнне Зелфира Трегулова 65 еллык юбилеен үткәрде. Ул инде 5 ел Третьяков галереясенең генеральный директоры булып эшли. Шулай ук Русия Федерациясе Президенты каршындагы мәдәният һәм сәнгать советы әгъзасы булып тора. 2020 елның гыйнварында Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем составына керә.

Русия Президенты Владимир Путин Зелфира Трегулованы туган көне белән котлады.

Югары компетентлык һәм тырышлык сезгә илебездә дә, чит илдә дә югары һөнәри танылуга ирешү, музей эше өлкәсендә иң абруйлы белгечләрнең берсе булырга мөмкинлек бирде, — дип ассызыклады Президент.

Президент шулай ук Третьяков галереясе җитәкчесе постында Трегулованың нәтиҗәле эшен һәм сәнгатькә фидакарь хезмәт итү традицияләрен ныгытуга зур шәхси өлеш кертүен билгеләп үтте.

Фото: futurerussia.gov.ru сайтыннан.
Читайте нас