+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
15 июнь 2020, 06:15

Иҗтимагый күзәтүчеләр барлык участокларда эшләячәк

1 июльдә Русия Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумрусия тавыш бирүендә иҗтимагый күзәтүчеләр Башкортстанның барлык сайлау участокларында эшләячәк.

1 июльдә Русия Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумрусия тавыш бирүендә иҗтимагый күзәтүчеләр Башкортстанның барлык сайлау участокларында эшләячәк.
Күптән түгел Башкортстан Иҗтимагый палатасы белән “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе арасында гражданлык җәмгыяте вәкилләренең гомумрусия тавыш бирүен, тавыш бирүдә катнашучыларның тавышларын санауны һәм аның нәтиҗәләрен билгеләүдә катнашуын тәэмин итү максатларында үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
“Барлык иҗтимагый күзәтүчеләр гомумрусия тавыш бирүендә үз хокукларында һәм бурычларында тигез булачак. Бу - зур волонтерлык хезмәте, алар Башкортстандагы 3453 сайлау участогында тавыш бирүнең легитимлыгын тәэмин итәргә тиеш”, - дип билгеләде Иҗтимагый палата рәисе Ольга Панчихина.
Иҗтимагый палата лидеры хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Русия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумрусия тавыш бирүендә эшләү өчен төбәк күзәтү корпусы оештырыла. Палата аппараты барлык кандидатлардан иҗтимагый күзәтүчеләргә кирәкле документларны кабул итүне дәвам итә.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас