+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
16 июнь 2020, 08:14

Конституциягә төзәтмәләр буенча лекторий узачак

Бүген, 16 июньдә, 14:00 сәгатьтә өлкән буын өчен коронавирусны профилактикалау буенча “Бердәм Русия” онлайн лекториеның чираттагы эфиры узачак. Лекция темасы – “Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кабул итү буенча тавыш бирү”.

Тавыш бирүне әзерләү һәм уздыру турында Башкортостан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко сөйләячәк. Иҗтимагый палата рәисе Ольга Панчихина Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кабул итү буенча тавыш бирү чорында күзәтүчеләр эшен оештыру турында хәбәр итәчәк.
Очрашуның модераторлары - Партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров һәм Башкортостан халкы арасында коронавирс пандемиясенә бәйле чаралар турында мәгълүмат-аңлату эшләре алып бару буенча эшче төркем җитәкчесе, Дәүләт җыелышы депутаты Римма Үтәшева.
Видеоязмага теләге булган һәркем кушылырга мөмкин - трансляцияләр партиянең төбәк бүлекчәсенең Ютуб-каналында уза. Шунда ук узган лекцияләрнең язмаларын да карарга мөмкин. Барлык тыңлаучыларның видеога аңлатмаларда сораулар бирү мөмкинлеге булачак.
Фото: bashkortostan.er.ru
Читайте нас