+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
16 июнь 2020, 05:30

Конституциягә төзәтмәләр ил гражданнарында иртәгәсе көнгә ышаныч тудыра

1 июльдә ил Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү узачак, ул Русия гражданнары тормышына зур йогынты ясаячак.

1 июльдә ил Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү узачак, ул Русия гражданнары тормышына зур йогынты ясаячак.
Башкортстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы Лида Исаргакова фикеренчә, тавыш бирүдә катнашу факты гражданның үзенә, аның сәяси өлгергәнлегенә, гаиләдә һәм мәктәптә тәрбияләнә торган сәяси мәдәният дәрәҗәсенә бәйле.
“Әгәр бала сайлауларда ата-анасның активлыгын, гражданлык өлгергәнлеген күрә икән, аның өчен олы тормышта бу норма булачак. Ә тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә алган белем аның ышанычын ныгытачак кына. Тавыш бирү көнендә үз сайлавын эшләргә гаилә, ил өчен җаваплылык тойганнар киләчәк. Тәнкыйть итүчеләр дә булачак, янәсе, барысы да болай да хәл ителгән, ә бары төзәтмәләр проектлары белән танышырга һәм кабул ителгән карарны бланкта чагылдырырга кирәк. Ышанам ки, безнең республика халкы тавыш бирүдә актив катнашачак”, - дип саный эксперт.
Русия Конституциясенә төзәтмәләргә килгәндә, эксперт мәдәният һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе өлкәсендә тәкъдим ителгән үзгәрешләргә аерым игътибар бирергә киңәш итә. “Дәүләт тарафыннан мәдәнияткә ярдәм итү һәм аны саклау факты бик мөһим. Төзәтмәләр дәүләт тарафыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен тәэмин итүдән һәм гарантиядән гыйбарәт. Шулай ук пенсияләрне елга кимендә бер тапкыр индекслау да мөһим. Хәзерге катлаулы социаль-икътисади шартларда билгеләнгән гарантияләр ил гражданнарына иртәгәсе көнгә ышаныч тудыра”, - дип билгеләде Лида Исаргакова.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас