Шуңа да 1 июльдә һәрберебезнең зур гражданлык җаваплылыгы күрсәтеп, Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү участокларына килүе зарур.
Узган ялларда илебез халкы чираттагы тапкыр төп дәүләт бәйрәмебез — Русия көнен бил-геләде. Аның тарихы әлегә әллә ни зур түгел, утыз ел чамасы гына булса да, тарихи әһәмияте ягыннан 1990 ел вакыйгалары ил үсешендәге тулы бер чорны үз эченә алып, дәүләтебезнең һәм дәүләтчелегебезнең сакланып калуында хәлиткеч роль уйнавын күпләр аңлый торгандыр.
Ул болгавыр чорны өлкәнрәк буын вәкилләре ях-шы хәтерлидер әле. 1985 елда эшкә кушылган “үзгәр-теп кору” машинасының ил мөлкәтен уңга-сулга “уру”, олы бер дәүләт территориясен бүлгәләү нәтиҗә-сендә 90нчы еллар башына СССР таркалу чигенә җит-те һәм, океан арты илләрен шатландырып, гөрселдәп җиргә ауды. Аның артыннан зур СССР дәүләтенең үзәге булган РСФСРны да, ашыгыч чаралар күрелмәгән булса, ихтимал, шушындый ук язмыш көтәр иде. Һәр-хәлдә моны юраучылар да, өзелеп көтүчеләр дә булгандыр. Ни генә дисәк тә, ул елларда Русия эченнән бүленеп чыгу омтылышлары, аерым кызу канлы халыкларның чәкәләшүләре РСФСР составындагы субъектлар арасында да булмады түгел. Бу адымнарга аларны кемнәр ымсындыргандыр һәм 1990 елның 12 июнендә “РСФСРның дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация” кабул ителмәсә, арытабангы хәл-шартлар нинди үсеш алыр иде, хәзер фаразларга гына кала. Янә дә ике елдан исә,11 июньдә СССРның төп варисы булган Русия Федерациясе Югары Советы тарафыннан “Русия Федерациясенең Дәүләт мөс-тәкыйльлеге турында декларация кабул итү көне” карарына кул куелды.
Нәкъ әлеге документ Русияне арытаба какшатудан саклап калды, аның бөтенлеген, милләтара һәм халыкара бердәмлекне ныгытты, илгә дөнья күләмендә иң үсешкән һәм иң көчле дәүләтләрнең берсе статусын кайтаруга юл ачты. Русия, бәйсезлек һәм мөстәкыйльлек алып, демократик хокукый дәүләт буларак үсеш юлына басты, иҗтимагый тормышын федерализм принциплары нигезендә оештырды. Шу-шы еллар дәвамында Русия Федерациясе, үзенең ныклы дәүләтчелек нигезләрен булдырып, зур юл үтте, дөньякүләм танылу яулады, абруй казанды.
Болар хакында ни өчен шулай тәфсилләп язабыз, хәтергә төшерәбез? Халыкта: “Тарих кабатлана”, дигән гыйбарә бар. Һәм моңа, дәлил итеп бик күп анык мисаллар да китерергә мөмкин. Ягъни, моннан чыгып әйтәсе килгән фикеребез: барыбызның да тарихи Ватаны булган Русиягә бүген дә тышкы яктан да, эчке яктан да теш кайраулар, йодрык төйнәү-ләр, янаулар булып, күзәте-леп кенә тора. Русия икътисадының әле дә шактый дәрәҗәдә дөнья базарында нефть бәясенә бәйле булуын исәпкә алып, океан артындагы кайбер “дуслар” андагы хаклар белән уйныйлар. Яисә берничә ел элек Русиягә карата санкцияләр кертеп, безнең халыкны ач калдырмакчы, үзләренә баш идермәкче булдылар. Әмма бу кара ниятләре дә барып чыкмады. Чит илләрдән азык-төлек һәм сәнәгать продукциясе кертүне чикләү, киресенчә, соңгы чорда үзе-бездә әлеге тармакларның ныклы үсешенә юл ачты. Шөкер, хәзер авыз тутырып үзебездә үстерелгән экологик яктан чиста продукция ашыйбыз, кигән киемебез дә акрынлап “импортный”дан сыйфатлы Русиянекенә әверелеп бара. Быел исә “бүләк”кә әллә Ходай тарафыннан кешелек дөнья-сына сынау итеп җибәрелгән, әллә үзләре уйлап чыгарып, ничек авызлыкларга да белмәгән коронавирусны алып килделәр. Шөкер, ил җитәкчелеге, шәхсән Президент Владимир Путин тарафыннан күрелүче колачлы чаралар нәтиҗәсендә, әлеге афәтне дә лаеклы үтеп, җиңеп киләбез. Коронавируска бәйле катлаулы чор илебезнең куәтен, андагы идарә итү нәтиҗәлелеген һәм күпмилләтле халыкның бердәмлеген дә ачык күрсәтте. Моңа кадәр борын чөереп йөргән, үзлә-рен иң көчле санаган кайбер дәүләтләр, үзләрендәге хәлне контрольдә тоталмый, ярдәм сорап Русиягә мөрәҗәгать итсә, бездә власть һәм халык коронавируска каршы көрәштә бер йодрыкка төйнәлде. Беренчедән, илебез җитәкчелеге дәүләтнең барлык эчке ресурсларын эшкә җигеп, катлаулы чорда халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча колачлы чаралар җәелдерде. Ягъни, моның белгән Русия, кемнәрдер уйлаганча, икътисадының мескен хәлдә түгел, ә иң катлаулы хәл-шартларда да халкын лаеклы якларлык ныклы үсешкән булуын күрсәтте. Икенчедән, Русия медицинасы, иң кыска вакытта коронавируска каршы ныклы калкан булып басып, бу юнәлештәге уңышлары белән үзен дөнья дәрәҗәсендә танытты. Менә хәзер әйтеп карасыннар Русиядә медицина үсешмәгән, начар, дип! Өченчедән, ил халкы да, дөньяга Бөек Җиңүне бүләк иткән ата-бабалары кебек үк, бүген дә бердәм, үз Ватанының чын патриоты, үзләре сайлап куйган җитәкчелекнең ныклы терәге булуын күрсәтте. Соң үзләренең сәламәтлеген хәвеф астына куеп, өлкәннәргә, мохтаҗларга бушлай ярдәм күрсәтүче бүгенге волонтерлар кичәге пионер-комсомоллардан нәрсәсе белән ким?!
Кыскасы, Президент Владимир Путин җитәкчелегендә илебез менә инде ике дистә ел дәвамында эчке каршылыкларга юл куймый, тышкы һәртөрле янауларга лаеклы каршы торырлык, үзәктә халык һәм гомум дәүләт мәнфәгатьләре булган камил система буларак үсешә. Һәм аны шушы рәвешле саклау, аның арытабангы үсеше өчен нигезләрне ныгытып, яңа офыклар ачу, дәүләтне тагын да көчлерәк, дөнья күләмендә тагын да абруйлырак итү турыдан-туры үзебезгә дә бәйләнгән. Чөнки ил җитәкчелеге тарафыннан Конституциягә тәкъдим ителгән төзәтмәләр, беренче чиратта, нәкъ шушы максатларны күздә тота. Ә аларны чынга ашыру, ягъни дәүләтебезнең тагын да ныклырак якланган һәм көчлерәк булуын тәэмин итү өчен, 1 июльдә һәрберебезнең сайлау участокларына килеп, Конституциягә төзәтмәләр буенча үз тавышын бирү зарур. Бу җәһәттән шәхсән без илдә үз акылында булган беркемнең дә, узган гасырның 80нче еллары ахыры — 90нчы елларындагы кебек, дәүләт җитәкчелегенә җимерүчеләрнең, йөзе дә, зиһене дә эчкечелек сөреме белән капланган җитәкчеләрнең һәм алардан да явызрак, мәкер-лерәк адәмнәрнең килүен теләмидер, дип уйлыйбыз. Шулай икән, ил нигезенә балта чабучылар властька килүен теләмибез икән, 1 июльдә тавыш бирү участокларына барыйк һәм ныклы ихтыярыбызны белдерик. Әнә шул вакытта без — егет, илебез – гөл булыр.