+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
18 июнь 2020, 09:30

Башкортстан халкына тавыш бирүдәге фейклар турында сөйләделәр

Уфада Конституция буенча тавыш бирү алдыннан җәмәгатьчелек фикерен манипуляцияләү технологияләре турында “Картина фейк белән” доклады тәкъдим ителде. Онлайн-фикер алышуда юридик, студентлар һәм фәнни берләшмәләр, матбугат вәкилләре катнашты.

Уфада Конституция буенча тавыш бирү алдыннан җәмәгатьчелек фикерен манипуляцияләү технологияләре турында “Картина фейк белән” доклады тәкъдим ителде. Онлайн-фикер алышуда юридик, студентлар һәм фәнни берләшмәләр, матбугат вәкилләре катнашты.
“Гражданнар контроле” ассоциациясе рәистәше, Русия Федерациясе Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары советы әгъзасы Александр Брод сүзләренчә, доклад гомумрусия тавыш бирүен дискредитацияләү максатларында кулланыла торган җәмәгатьчелек фикере белән намуссыз манипуляцияләү технологияләрен һәм механизмнарын ача.
Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү турында дөрес булмаган мәгълүмат мисаллары булып киңкүләм мәгълүмат чараларының тавышларны санауны күзәтүгә кертелмәве турындагы хәбәрләр тора. Тавыш бирүне игътибарсыз калдырырга өндәүләр яңгырый. Шулай ук провокация сыйфатында төзәтмәләр, тавыш бирү кагыйдәләрен бозуга апелляцияләр, законсыз агитация темасы кулланыла, тавыш бирүнең яңа формалары тәнкыйтьләнә.
- Шулай ук, имеш, Иҗтимагый палаталар гражданнарның гомумрусия тавыш бирүен күзәтүдә катнашу өчен каршылык тудыра. Әмма бүгенге көнгә кадәр Иҗтимагый палаталарга тәкъдим ителгән 250 мең кандидатның мондый баш тартуның, чикләүләрнең берсе дә билгеле түгел. Мондый манипуляцияләр соңгы өч ел дәвамында үзенең нәтиҗәлелеген күрсәткән күзәтү институтын дискредитацияләүгә юнәлтелгән, - дип билгеләде Александр Брод.
Алдагы тавыш бирү тирәсендә фейк мәгълүматның шактый мәгънәсез мисаллары барлыкка килә, дип сөйләде эксперт. Янәсе, китап кибетләренә кабул ителгән төзәтмәләр белән Конституциянең яңа басмасы китерелә башлаган инде. Фейк имеш-мимешләр таратыла, янәсе яңа төзәтмәләр белән Русия мөселман халкы вәкилләрен көчләп чукындырачаклар.
“Без, экспертлар буларак, гражданнарга мәгълүмат җиткерүне арттырырга, ялган мәгълүматны тикшерергә чакырабыз. Мин тавыш бирүгә активрак килергә, процессны активрак күзәтергә, хокук бозулар турында хәбәр итәргә чакырам. Шулай итеп, без нәтиҗәләрнең үтәкүренмәлелегенә күбрәк ышаначакбыз, - диде Александр Брод.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас