Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Мир 24» телеканалына биргән интервьюсында республикада Русия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүгә әзерлекнең ничек баруы турында сөйләде.
- Без тыныч, эш режимында тавыш бирүне үткәрүгә әзерләнәбез. Сез беләсезме, ул гадәти булмаган характерда – бер көн генә түгел, ә тавыш бирү атнасы булачак. Бу социаль дистанцияне бозмау, кешеләр күп җыелу булмауда ярдәм итәчәк. Хәзер без оештыру һәм матди-техник әзерлек алып барабыз, - диде Радий Хәбиров.
Радий Хәбиров Башкортстанда участок комиссияләре ачылуын, аларда дезинфекция чаралары да, битлекләр дә, саклагыч күзлекләр дә каралганлыгын әйтте.
- Муниципалитетлар башлыклары белән хәл ителә торган мәсьәләләрнең берсе тавыш бирү өчен участокларда һәр ике сәгать саен дезинфекция үткәрергә кирәклеге белән бәйле. Безгә нәкъ менә участок комиссияләрендә зарарлануга юл куймас өчен төгәл эш башкарырга кирәк. Бу бурычны хәл итәрбез дип уйлыйм, — дип ышандырды республика Башлыгы.
Участок комиссияләре җиде көн эшләячәк, шулай ук участок комиссияләреннән тыш — өйдә һәм аннан читтә дә тавыш бирү мөмкинлеге бар. Кешеләр агымын максималь рәвештә азайту өчен механизмнар булдырылды. Шул ук вакытта социаль дистанцияне бозуга юл куймау планындагы төп эш 1 июльгә каралган.
Республика Башлыгы шулай ук коронавирус йогышы расланган һәм алар белән элемтәгә кергән кешеләрнең ничек тавыш бирәчәген аңлатты.
- Без "кызыл зонада" булганнарның тавыш бирүе буенча табиблар белән махсус киңәшмә уздырдык. Анда 200-300 кеше һәм табиблар эшли. Гомумән алганда, бу - берничә йөз кеше. Проблема шунда ки, табиблар һәм Роспотребнадзор фикеренчә, бюллетень үзе вирус йөртүче була ала. Без хәзер ЦИК белән эшләү версиясен әзерлибез, - диде Радий Хәбиров.
Фото: "Башинформ" агентлыгы