+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
18 июнь 2020, 06:55

Җиңү парады, режим йомшару һәм мәгариф турында

Республика Башлыгы Радий Хәбиров ЧЭЗ Next инстаграмында РБКның инфо-шоуында катнашты. Ул, алып баручының да, тыңлаучыларның да сорауларына җавап биреп, файдалы мәгълүмат белән бүлеште.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров ЧЭЗ Next инстаграмында РБКның инфо-шоуында катнашты. Ул, алып баручының да, тыңлаучыларның да сорауларына җавап биреп, файдалы мәгълүмат белән бүлеште.
– Без 24 июньдә Җиңү парадын үткәрергә планлаштырмаган идек. Бу көнне Мәскәүдә Кызыл мәйданда Парад үтәчәк. Бу илнең иң төп Парады һәм элекке вакыттагы кебек, аны телевизор аша бергәләп караячакбыз, – диде республика җитәкчесе.
Радий Хәбиров әйтүенчә, 22 июньдә күп чаралар комплексы планлаштырыла. Уфаның тимер юлы вокзалында Бөек Ватан сугышы елларында фронтка киткәннәргә һәйкәл куелачак.
Республика Башлыгы 23 февральдә 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе ветераны Мөгыйн Нагаев өчен персональ парад үткәрү тәҗрибәсен искә төшерде һәм 24 июньдә шундый парадларның төрле муниципалитетларда үтәчәген билгеләде.
Тыңлаучыларның балалар бакчаларының кайчан ачылуы турындагы соравына җавап биреп, Радий Хәбиров әлегә дежур төркемнәрнең генә ачылуын, 280 баладан 14-15енең генә йөрүен билгеләде. Бу мәсьәләнең дә инфекция белән хәлгә бәйле булуын ассызыклады. Кайбер бакчаларда, иртә ачылу сәбәпле, инфекция таралу күзәтелгән, шуңа шартлар яхшыруына төшенгәч кенә карар кабул ителәчәк, бу 1 июльдән дә иртә булмаячак.
Республикада коронавируска бәйле катгый чаралар үзләрен акладымы? Бу сорауга җавап биреп, Радий Хәбиров ул чараларның үзләрен тулысынча аклавын билгеләде. Республика Башлыгы мисал китерде: 9 майда һәм 12 июньдә кешеләр актив аралашты, ә берникадәр вакыттан авыручылар артуы күзәтелде. Җитәкче әйтүенчә, кешеләрне өйдә утырырга һәм битлек кияргә мәҗбүр итү авыр, шуңа кайбер урыннар ябыла һәм кешеләр аеруча якын аралашкан учреждениеләрдә аерым режим кертелә.
Үзизоляция режимы өлкәннәр өчен дәвам итә.
Радий Хәбиров әле авыручыларның кимүе күзәтелә баруын, болай дәвам итсә, якын киләчәктә режимның йомшарачагын әйтте.
Республика Башлыгы 1 сентябрьдә балаларның мәктәпләргә барачагына ышаныч белдерде, ләкин өстәмә мәгариф өлкәсендә дистанцион уку элементлары сакланачак.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас