1 июльдә ил Конституциясенә төзәтмәләр турында гомумрусия тавыш бирүе булачак. Тәкъдим ителгән үзгәрешләр арасында - 67нче маддәгә өстәмә бар, анда болай диелгән: “Меңьеллык тарихы белән берләшкән Русия Федерациясе, Аллаһка ышаныч һәм идеаллар тапшырган ата-бабаларыбыз хәтерен саклап, (...) тарихи барлыкка килгән дәүләт бердәмлеген таный”.
Башкортстанның төп дини конфессияләре вәкилләре Русия Конституциясенә төзәтмәләргә карата үз фикерен белдерде.
Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин ил Конституциясенә төзәтмәләр пакетын хуплый һәм 1 июльдә тавыш бирүдә катнашырга чакыра.
- Конституция - дәүләт тормышының мөһим факторы, ул заманга җавап бирергә тиеш, ә соңгы 30 елда ил тормышында төп үзгәрешләр булды, шуңа күрә тормыш үзе бу төзәтмәләрне кабул итүне таләп итә. Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте бу төзәтмәләрне тулысынча хуплый. Без диндәшләрне һәм барлык ватандашларны 1 июльдә илнең төп законына төзәтмәләрне хуплауга тавыш бирергә чакырабыз, - диде ул.