Төп законга тәкъдим ителгән төзәтмәләр белән таныштыруны дәвам итәбез.
Конституция, карта кебек, Русиянең кая таба хәрәкәт итүен күрсәтә. Ул язылган мизгелдән ил һәм дөнья үзгәрде. Иске карта белән адашырга мөмкин. Төгәл һәм заманча карта белән Русия үз юлы белән барачак, чәчәк атачак, азатлыкка, үсешкә ирешәчәк.
Кыйммәтләр, традицияләр, мөстәкыйльлек һәм дәүләт бердәмлеге – безнең илнең нигезе. Конституциягә төзәтмәләр бу нигезне тагы да ныгытуга, Русиянең хәзерге дөньяда үсә баручы ролен күрсәтүгә юнәлтелгән. Төп Законның өстенлекләре – гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, социаль гарантияләрне ныгыту. Конституция – ул без! Бу Законда – безнең тормыш, туганнарыбызның һәм якыннарыбызның тормышы, балаларыбызның һәм илебезнең киләчәге. Безгә аның буенча яшәргә һәм без аны төзәтергә тиеш.
Гаилә – русиялеләрнең абсолют күпчелегенең төп кыйммәте. Балалар – илнең дәүләт сәясәте өстенлеге.
Конституциягә төзәтмәләр баланың гармонияле үсеше өчен шартлар тудырачак, кечкенә гражданга Ватанга мәхәббәт, өлкән буынга карата хөрмәт уятырга ярдәм итәчәк.
Төзәтмәләр традицион гаилә кыйммәтләрен хуплый: ир-ат һәм хатын-кызның никахы, балаларның өлкәннәргә ихтирамы, гаилә әгъзаларының бер-берсен кайгыртуы.
Хезмәт кешесе – үз гаиләсенең һәм бөтен илнең таянычы.
Төзәтмәләр нигезендә, хезмәт өчен түләүнең минималь күләме яшәү минимумы күләменнән ким булмаячак, мәҗбүри социаль страховкалау гарантияләнә. Дәүләт гражданнарның абруен яклауны һәм хезмәт кешесен ихтирам итүне тәэмин итә.
Дәүләт бернинди икътисади кризислар яки башка тетрәнүләр социаль ярдәмнең барлык төрләрен күрсәтү күләменә һәм даимилегенә йогынты ясамаячагын гарантияли.
Бу пенсияләрне индексацияләүгә (елга бер тапкырдан да ким түгел), социаль пособиеләргә һәм башка социаль түләүләргә кагыла. Гражданнарга адреслы социаль ярдәм гарантияләнә. Инвалидларга уңайлы мохит тудыру һәм аларның тормыш сыйфатын яхшырту тәэмин ителә. Русиянең һәр гражданы үзен якланган итеп тоярга, бөтен гомере буена дәүләт ярдәменә таянырга тиеш.
4 СЫЙФАТЛЫ МЕДИЦИНА ЯРДӘМЕ
Һәр русияле, кайда гына яшәсә дә, сыйфатлы һәм һәркемгә мөмкин булган медицина ярдәмен алырга тиеш. Бу — властьның барлык дәрәҗәләре: федераль, төбәк һәм урындагы үзидарә органнарының
5 ВЛАСТЬТА – БАРЫ ТИК ПАТРИОТЛАР
Дәүләт хезмәте – ул барыннан да элек Русия халкына хезмәт итү.
Русия властьлары чит ил дәүләтләре мәнфәгатьләренә эшли алмый, Русия үсеше бурычларын хәл итүгә һәм аның халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән максатлардан тыш, башка максатларны күздә тота алмыйлар. Аларга ике гражданлык һәм чит ил банкларында счетлар булу тыела. Бу чикләүләр дәүләтнең югары вазыйфа биләүче затларыннан башлап, урыннардагы чиновникларга кадәр барлык кешеләргә дә кагыла.
6 МӨСТӘКЫЙЛЬЛЕК ҺӘМ ТЕРРИТОРИАЛЬ БӨТЕНЛЕКНЕ ЯКЛАУ
Төп Закон, Русия властеның төп функцияләренең берсе буларак, дәүләтнең мөстәкыйльлеген һәм территориаль бөтенлеген яклауны ныгыта.
Русия территорияләрен читләштерүгә юнәлтелгән гамәлләр рөхсәт ителми. Тарихи хакыйкатьне яклау тәэмин ителә. Әгәр дәүләтара органнарның карарлары безнең Конституциягә каршы килсә, аларны үтәү яки үтәмәүне, Конституцион суд хәл итәчәк.
Системаның тотрыклылыгы гарантияләрен саклаганда дәүләт власте институтлары арасында вәкаләтләр бүленә. Дәүләт власте органнары һәм урындагы үзидарә гражданнар мәнфәгатьләрендә бурычларны бергәләп һәм нәтиҗәле хәл итә алачак.
Дәүләт думасы һәм Федерация Советы вәкаләтләре көчәя. Русия парламентының югары һәм түбән палаталары Хөкүмәт формалашуына һәм көч ведомстволары җитәкчелеген билгеләүгә йогынты ясаячак. “Ике ачкыч” принцибы – берничә дәүләт структураларына җаваплы карар кабул итүдә вәкаләтләр бирү – баланска һәм властьтны ныгытуга ирешергә мөмкинлек бирәчәк.
8 ТАБИГАТЬ БАЙЛЫКЛАРЫН САКЛАУ
Русия – ул табигатьнең һәм хайваннар дөньясының иксез-чиксез хәзинәләре булган гаять зур, бай территория!
Төзәтмә Хөкүмәткә Русиянең уникаль табигый байлыкларын саклау, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү, уникаль биологик төрлелекне саклау чараларын күрүне йөкли.
Моннан тыш, Конституциядә экологик белем бирүгә зур урын бирелә.
9 ХАЙВАННАРГА ҖАВАПЛЫ МӨНӘСӘБӘТ
Хайваннар белән сак мөгамәлә итүдән сәламәт җәмгыять башлана. Хайваннар белән гуманлы эш итү мәдәниятен формалаштыру, аларга карата рәхимсезлек чагылышларына юл куймау мөһим. Хайваннарга җаваплы мөнәсәбәт зарурлыгы Конституциядә беркетеләчәк.
10 ВОЛОНТЕРЛАРГА ҺӘМ КОММЕРЦИЯ БУЛМАГАН ОЕШМАЛАРГА ЯРДӘМ
Безнең илдә гражданлык җәмгыяте үсешенең яңа этабы ирекмәнлек институтларының моңарчы күрелмәгән үсеше, волонтерлык хәрәкәтен күтәрү белән билгеләнә. Соңгы берничә ел эчендә волонтерлар Русия җәмгыятенең авангарды, яңа әхлакый ориентир, эчкерсез хезмәт, булышу һәм ярдәм үрнәге булды. Ирекмәннәр инвалидлар турында кайгырталар, картларны һәм балаларны хәстәрлиләр, яңа урманнар утырталар һәм сулыкларны чистарталар.
Төп Законга төзәтмәләр Хөкүмәт волонтерларга һәм коммерция булмаган оешмаларга ярдәм итүне йөкли, дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруда гражданлык җәмгыяте ролен арттыра.
Русиянең көче – мәдәниятләр күптөрлелегендә һәм тарихи яктан барлыкка килгән дәүләт бердәмлегендә.
Төзәтмәләр халыкларның мәдәни үзенчәлеген саклый, мәдәни мирасның дәүләт тарафыннан саклануы фактын ныгыта.
Дәүләтнең һәм гражданнарның иминлеге күп җәһәттән фәнни-технологик куәткә бәйле. Төзәтмәләр Хөкүмәттән Русиянең фәнни-технологик үсешендә ярдәм күрсәтүне таләп итә.
Дәүләт мәгълүмати технологияләрне җайга сала һәм аларны кулланганда хәвефсезлекне тәэмин итәчәк.