Көчле лидерлар исемлеген Радий Хәбиров җитәкли.
Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы Башкортстанда иң абруйлы халык рейтингын булдырды. Исемлеккә 50 кеше кергән. Ул ябык анкеталау ысулы белән үткәрелгән.
Анда 15 эксперт катнашкан: политологлар, политтехнологлар, медиаэкспертлар.
Экспертларга түбәндәге сорау бирелгән: «Башкортстан Республикасында сәясәтчеләрнең йогынтысын сез ничек бәяләр идегез?" Сорауларга 1-10 балл белән җавап бирергә кирәк булган.
Рейтингны төзүчеләр билгеләп үткәнчә, республикада башкарма власть закон чыгаручылардан өстенлек итә, шулай ук Башкортстанда контрэлита юк. Рейтингны Радий Хәбиров җитәкли, аның артыннан Андрей Назаров, Александр Сидякин, Ростислав Морзагулов, Ринат Бәширов, Максим Забелин, Рөстәм Әхмәдинуров, Лира Игътисамова, Урал Килсенбаев килә, ә Илшат Фазрахманов лидерларның беренче унлыгын йомгаклый.
Шулай ук исемлектә Башкортстанның баш автоинспекторы Динар Гыйльметдинов (25нче урын), митрополит Никон (33нче урын), Мортаза Рәхимов һәм бизнесмен Альберт Мөхәммәдьяров та бар.