+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
21 июнь 2020, 15:35

Путин яңадан Президент булып сайлану ихтималы турында белдерде

Бу хакта аның «Русия. Кремль. Путин" фильмындагы сүзләренә таянып, ТАСС хәбәр итте.

Бу хакта аның «Русия. Кремль. Путин" фильмындагы сүзләренә таянып, ТАСС хәбәр итте.

Владимир Путин, әгәр Русия Конституциясендә тиешле үзгәрешләр кабул ителсә, яңадан дәүләт башлыгы постына кандидатурасын тәкъдим итүне кире какмый.
"Мин үзем өчен әле берни дә хәл итмәдем. Әгәр Конституция буенча мөмкин булса, тавышка куелу мөмкинлеген кире какмыйм. Карарбыз, күз күрер", - диде Президент "Русия. Кремль. Путин" документаль фильмында.
Фильм "Русия 1" телеканалында 21 июньдә 22 сәгатьтә күрсәтеләчәк.
Аның президентлык срокларын яңартырга мөмкинлек бирә торган төзәтмә турында сөйләгәндә, Путин болай дип белдерде: «Әгәр ул (төзәтмә) булмаса, ике елдан, ә мин моны үз тәҗрибәм буенча беләм, властьның төрле дәрәҗәсендәгеләр, нормаль ритмик эш урынына, мөмкин булган варисларны эзли, чокчына башлаячак. Варисларны эзләргә түгел, эшләргә кирәк".

Фото: ТАСС.
Читайте нас