Республиканың барлык участок сайлау комиссияләре, барлык санитария нормаларын һәм таләпләрен үтәп, ил Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумрусия тавыш бирүен үткәрүгә әзер. Бу хакта Башкортостан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко хәбәр итте.
Барлык гражданнар үзләре өчен уңайлы вакытта тавыш бирә алсын, кешеләр тупланмасын өчен тавыш бирү 25 июньнән 1 июльгә кадәр узачак. “Мобиль сайлаучы” системасы буенча гаризалар кабул итү белән тәмамланды, ул яшәү урынына бәйсез рәвештә теләсә кайсы участокта тавыш бирергә мөмкинлек бирә.
Барлык территориаль сайлау комиссияләре, участок сайлау комиссияләре әгъзалары һәм алда торган тавыш бирүдә катнашучылар да индивидуаль саклау чаралары белән тәэмин ителә.
Илона Макаренко сүзләренчә, 230 участокта сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары (КОИБ), барлык участокларда QR-код белән йомгаклау протоколларын әзерләү технологиясе эшләячәк.
Тавыш бирү өчен 3,047 миллион бюллетень әзерләнгән, шуларның 13 проценты - башкорт, 7 проценты - татар телендә.
Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, 65 яшьтән өлкәнрәк часток сайлау комиссиясе әгъзаларына аерым игътибар бирергә кирәк, шулай ук коронавирус белән авыручылар дәваланучы “кызыл зоналар” дип аталган дәваханәләрдә тавыш бирү ничек оештырылачагы белән кызыксынды.
- Бездә “кызыл зоналарга” керә алган комиссия әгъзалары бар, - дип билгеләде Илона Макаренко. - Шуңа күрә, әгәр авырулар тавыш бирү теләге белдерсә, без аларга бюллетень бирәчәкбез. Дезинфекциядән соң алар, әлбәттә, исәпләнәчәк.
Радий Хәбиров ассызыклаганча, гомумрусия тавыш бирүе вакытында барлык санитар нормаларны үтәргә кирәк, һәм Үзәк сайлау комиссиясе бу мәсьәләгә җаваплы карарга тиеш.