+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
22 июнь 2020, 07:05

Конституциягә төзәтмәләр кертү – дөрес карар

1 июльдә Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча бөтенрусия тавыш бирүе үтәчәк. Бу көн ял дип игълан ителде.

1 июльдә Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча бөтенрусия тавыш бирүе үтәчәк. Бу көн ял дип игълан ителде.
Башкортстанның Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Галия Мөхәммәдьянова Төп Законга кертеләчәк үзгәрешләргә карата үз фикерләрен әйтте.
– Минемчә, Төп законга төзәтмәләр кертү – дөрес карар, — диде ул. Бу – заман таләбе. Алар өлгерделәр. Замана үзгәрде. Әлбәттә, мондый әһәмиятле карарлар, законнар вакыт белән үзгәрергә тиеш. Минемчә, бу төзәтмәләрне тикшерү процессы да бик дөрес барды. Иң элек алар буенча муниципалитетлар каршындагы иҗтимагый советларда, төбәкләрнең иҗтимагый палаталарында, Русия Иҗтимагый палатасында төзәтмәләр кертү буенча фикер алышулар үткәрелде. Ил язмышына битараф булмаган һәркем Конституцияне үзгәртү буенча үз тәкъдимнәрен юллау мөмкинлегенә ия булды. Аннары Конституцион суд Конституциягә төзәтмәләрне хуплады. Тик бу әле соңгы инстанция түгел.
1 июльдә һәрберебез яшерен рәвештә, законлы нигездә тәкъдим ителгән төзәтмәләр белән килешү-килешмәүне белдереп, тавыш бирә алачак. Илнең Төп Законына үзгәрешләр кертү турында сөйләргә һәм фикер алышырга гына түгел, ниндидер гамәлләр кылырга да вакыт җитте. Шушы илдә яшәгән һәм эшләгән кеше буларак, балаларының язмышын тик биредә генә күргән күпчелек кебек үк, әлбәттә, тавыш бирүдә мотлак катнашачакмын.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас