+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
23 июнь 2020, 16:00

35 мең күзәтүче Башкортстанда тавыш бирүнең легитимлыгын тикшерәчәк

Бу хакта 23 июньдә узган “Русия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү: Башкортстандагы иҗтимагый күзәтү” матбугат конференциясендә Иҗтимагый палата рәисе Ольга Панчихина белдерде. Уфада, аерым алганда, 4200дән артык күзәтүче эшләячәк.

Чарада сайлау участокларында хәвефсезлекне тәэмин итү мәсьәләсе кузгатылды. Ольга Панчихина сүзләренчә, Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе тавыш бирергә килгән кешеләр өчен дә, бу процессны күзәтүчеләр өчен дә индивидуаль саклану чараларын бирәчәк.
Ольга Панчихина искәртеп узганча, Иҗтимагый палата вакытыннан алда тавыш бирү чорында һәм гомумрусия тавыш бирү көнендә законнарны үтәүгә бәйле рәвештә гражданнар (телдән һәм язма) мөрәҗәгатьләрен карау буенча колл-үзәк эшен оештыра. Бу эшкә гадәттәгечә "Гражданнар контроле" ассоциациясенең Башкортстан төбәк бүлеге белгечләре кушылачак. Аларның максаты - Иҗтимагый палата телефоннарының дежур номерларына, электрон почтага кплгән гражданнар мөрәҗәгатьләрен юридик яктан карау, шулай ук консультацияләр бирү.
1 июльдә, тавыш бирү көнендә колл-үзәк эше белән параллель рәвештә Иҗтимагый палатаның Ситуацион үзәге эшләячәк.
Фото: op.bashkortostan
Читайте нас