+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
23 июнь 2020, 17:05

Балаларга тагын 10ар мең сум акча түләнәчәк

Бу хакта Владимир Путин бүгенге мөрәҗәгатендә белдерде.

Бу хакта Владимир Путин бүгенге мөрәҗәгатендә белдерде.

Русиялеләр 16 яшькә кадәр һәр балага 10 мең сум күләмендә түләүләрне июль аенда да алачак. Бу 28 миллион бала үсә торган гаиләләргә кагылачак. "Июнь аенда алган кешеләргә июль аенда түләү автомат рәвештә башкарылачак. Белешмә җыярга кирәк түгел", — дип вәгъдә итте Путин.

Ниндидер сәбәпләр аркасында ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән кешеләр моны дистанцион рәвештә яки Пенсия фонды бүлекләре аша эшли ала, дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.

1 июньнән Русиядә Президент Владимир Путин боерыгы буенча 3тән 16 яшькә кадәр балаларга 10 мең сум акча түли башладылар. Финанс министрлыгы бу максатларга 197,2 миллиард сум акча бүлгән. Тагын 24,9 миллиард сум акча өч яшькә кадәр балалар өчен (5әр мең сум) түләүгә каралган, бу 1,6 миллион якын балага кагыла. Түләүләр кризис һәм коронавирус пандемиясе шартларында гражданнарга ярдәм итү чаралары пакетының бер өлеше булды.

Фото: lenta.ru
Читайте нас