+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
23 июнь 2020, 12:55

"Без мохтаҗларга ярдәм иттек. Бу - барыннан да өстен"

Бу турыда Радий Хәбиров "Бердәм Русия" партиясенең Башкортстан бүлекчәсенең киңәйтелгән утыршында белдерде.

Бу турыда Радий Хәбиров "Бердәм Русия" партиясенең Башкортстан бүлекчәсенең киңәйтелгән утыршында белдерде.
Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан бүлеге төбәк сәяси советы президиумының киңәйтелгән утырышын уздырды.
Төбәк җитәкчесе партия активистларына коронавирус эпидемиясе вакытында нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде.
- Бу чорда партия чыннан да үзенең иң яхшы сыйфатларын күрсәтте. Бу битараф булмаган кешеләр вакыты иде. Сезнең ярдәм белән нәкъ менә «Бердәм Русия» волонтёрлар хәрәкәтен оештыруның, бигрәк тә мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтүнең мөһим үзәкләренең берсенә әверелде. Безнең партия бик күп кешеләргә ярдәм итте, - диде Радий Хәбиров. Моның өчен барыгызга да зур рәхмәт! Әйе, коронавирус белән безгә әле озак көрәшергә. Әмма беренче этапны уздык. Аннан партия лаеклы рәвештә чыкты - ныгыды, берлмште һәм яңа җиңүләргә әзер ул.
Республика Башлыгы шулай ук якын көннәрдә мөһим сәяси вакыйга булачагын искәртте - Русия Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумрусия тавыш бирүе.
- Без, чыннан да, бу үзгәрешләр озак елларга илебез үсеше стратегиясен билгели дип саныйбыз, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Безнең алда, барыннан да элек, волонтёр хәрәкәте алдында торган бурыч - кешеләр үзләренең теләген белдерсен, ләкин шул ук вакытта зур төркемнәргә җыелмау хәстәрен күрү мөһим. Бу - инфекциянең янә кабынуыннан булдырмау өчен.
Радий Хәбиров Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе Әскәр Абдразаковка партия билетын тапшырды, журналистлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде, шулай ук медицина хезмәткәрләре эшчәнлеген, партиянең Башкортстан төбәк бүлекчәсе секретарен Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте.
Утырышта катнашучылар республика муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнары депутатларына сентябрь сайлауларында кандидатлар күрсәтү өчен кандидатуралар карады, төбәк җитәкчесе башлангычы белән әзерләнгән «Хезмәт картасы» проектын эшләтеп җибәрү, шулай ук шәһәрләрдә һәм районнарда волонтёр үзәкләре эшен оештыру турында фикер алыштылар.
Читайте нас