+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
24 июнь 2020, 16:00

Уфаның сайлау участоклары тавыш бирүгә әзер

25 июньнән 1 июльгә кадәр Уфада 435 сайлау участогы эшләячәк, шул исәптән 25е - гражданнар вакытлыча тора торган урыннарда. Республика Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, барлык участок сайлау комиссияләре тавыш бирүне үткәрүгә әзер. Тавыш бирү өчен барлык биналар ведомствоара комиссияләр тарафыннан янгын хәвефсезлеге һәм террорчылыкка каршы якланганлык предметына тикшерелде.

24 июньдә, сайлау участокларын ачу алдыннан, барлык биналарда дезинфекция чараларын кулланып, генераль җыештыру уздыралар. Шул ук вакытта ишек тоткалары, өстәлләр кебек гомум файдаланудагы урыннарга һәм өслекләргә аерым игътибар бирелә.
- Башкаланың Дим районында 33 сайлау участогы эшләячәк. Сайлау комиссияләренең барлык әгъзалары һәм тавыш бирүдә катнашучылар битлекләр һәм башка шәхси саклану чаралары белән тулысынча тәэмин ителгән, - дип билгеләп үтте Дим районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Айрат Сөләйманов.
Участокларны дезинфекцияләү эше көн саен үткәреләчәк. Моның өчен сайлау комиссияләре әгъзаларының эш урыннарын, тавыш бирү кабиналары, технологик җиһазларны дезинфекцияләү өчен технологик тәнәфесләр каралган. Моннан тыш, сайлау участокларына кергәндә контактсыз термометрлар белән гражданнарның температурасы үлчәнәчәк, ә сайлаучыларга бер тапкыр кулланыла торган битлекләр, перчаткалар һәм ручкалар таратылачак.
Фото: ufacity.info
Читайте нас