+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
24 июнь 2020, 08:50

Валех Аббасов Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү үзенчәлекләрен аңлатты

23 июньдә Иҗтимагый палатада үткән “Русия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү: Башкортстанда иҗтимагый күзәтү” матбугат конференциясендә “Гражданнар контроле” гражданнар һәм сайлау хокукларын яклау ассоциациясе рәисе, “Гражданнар инициативасы” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Валех Аббасов илнең Төп Законына төзәтмәләр буенча булачак тавыш бирү үзенчәлекләрен аңлатты.

Ул моның референдум түгел, ә нәкъ менә халык властенең тагын бер институты булган гомумрусия тавыш бирүе, яңа процедура һәм законнардагы яңа төшенчә булуына игътибар итте.
- Аерма нәрсәдә? Референдумда участокка тавыш бирергә хокукы булган гражданнарның 50 проценттан артыгы килергә тиеш. Һәм аларның күбесе “әйе” дип әйткәч, канун законлы көченә керәчәк. Гомумрусия тавыш бирүендә сайлаучыларның участокка нинди процент килүе мөһим түгел. Хәзерге тавыш бирүдә килү бусагасы юк. Ләкин килгән кешеләрнең күбесе “әйе” дип тавыш бирсә, тәкъдим ителгән закон да үз көченә керә, - диде ул.
Валех Аббасов билгеләп үткәнчә, иҗтимагый күзәтүчеләрнең максаты - бу уникаль процедура барышында халыкның ихтыярын белдерү, барлык санитария нормаларын үтәп, үтә күренмәлелекне һәм хәвефсезлекне тәэмин итү. Иҗтимагый күзәтүчеләргә һәм киңкүләм мәгълүмат чараларына тавыш бирү көнендә сайлау процессының хокук бозулар турында дөрес булмаган мәгълүмат килә торган ситуацияне ул мисал итеп китерде.
- Кайвакыт без колл-үзәкләрдән һәм кайнар линияләрдән килгән мәгълүматны тикшерү өчен ярты көн сарыф итәбез. Еш кына хокук бозуларның фотосурәтләрен бөтенләй башка сайлау участокларыннан җибәрәләр. Мин киңкүләм мәгълүмат чараларыннан, мондый хокук бозулар турында яңалыклар бастырганчы, фейк түгелме икәнен тикшерүне сорыйм. Мондый кешеләр җәмәгать күзәтүчеләре эшен тоткарлый. Аларга комачаулый, - диде хокук яклаучы.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас