25 июньнән 1 июльгә кадәр Башкортстанда сайлаучылар өчен “Рәхмәт” иҗтимагый акциясе үткәрелә, анда катнашу нәтиҗәсендә кибетләрдә, музейларда, чәчтарашханәләрдә, автосервисларда, химчисткаларда, оптикаларда, аптекаларда, җәмәгать туклануы урыннарында ташламалар алырга мөмкин.
Ташламага хокук бирә торган “Рәхмәт” акциясендә катнашучының махсус беләзеген алу өчен үз сайлау участогына килергә һәм Русия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашырга кирәк. Аннары акциядә катнашучыга кибетләрдәге ташламалардан куллану өчен браслетны күрсәтергә кирәк булачак.
Башкортстан муниципалитетларында “Рәхмәт” акциясендә катнашучы кибетләр һәм товарлар белән тулырак түбәндә танышырга була:
Уфа һәм Уфа районы - ufarahmat.com
Стәрлетамак - sterlitamakrahmat.com
Салават - salavatrahmat.com
Октябрьский - oktyabrskiyrahmat.com
Нефтекама - neftekamskrahmat.com
Бөре районы - birskrahmat.com
Благовещен районы - blagoveshenskrahmat.com
Туймазы районы - http://tuymazyrahmat.com/
Исегезгә төшерәбез, 1 июльдә Башкортстанның шәһәр һәм районнарында, сайлау участокларында яки аларга якын урыннарда социаль ярминкәләр узачак, аларда арзан бәяләрдә азык-төлек сатып алырга мөмкин булачак.
Ярминкәләр, санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп, бөтен сайлау көне дәвамында эшләячәк, дип хәбәр итә “Башинформ”.