Табиб, депутат, җәмәгать эшлеклесе Римма Үтәшева республика халкын илкүләм мөһим чарада актив катнашырга чакыра.
Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, “Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы Советы рәисе, медицина фәннәре кандидаты, Башкортстанның атказанган табибы Римма ҮТӘШЕВА белән очрашып, 1 июльдә үтәчәк ил Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү чарасы, сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү һәм башка көнүзәк мәсьәләләр турында сөйләштек.
— Римма Әмировна, Сез Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет рәисе урынбасары. Пандемия шартларында сезнең комитет ничек эшләде?
— Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирс таралу куркынычы белән бәйле рәвештә югары әзерлек режимы турындагы указга кул куйды. Пандемия шартларында комитет эше туктап калмады. Без яңа шартларда эшләргә өйрәндек, онлайн режимда очрашулар, лекцияләр үткәрдек. Минем тәкъдимем буенча Башкортстан халкы арасында коронавирус пандемиясенә бәйле чаралар турында мәгълүмат-аңлату эшләре алып бару буенча эшче төркем оештырдык.
Русия Президенты Владимир Путинның еллык Юлламасында, республика Башлыгы парламентарийлар алдындагы чыгышында демография, туым, гаилә мәсьәләләренең мөһимлеге ассызыкланды. Болар турыдан-туры безнең комитет эшчәнлегенә кагыла. Язгы сессиягә Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет бик зур планнар корган иде. Апрель аенда демография мәсьәләләре буенча парламент тыңлаулары үткәрергә әзерләнгән идек. Пандемия белән бәйле ул сентябрьгә күчерелде.
Әлбәттә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ветераннарга ярдәм итү эшчәнлегебезнең төп юнәлеше булды. Шушы тема буенча “түгәрәк өстәл” үтәргә тиеш иде. Экспертлар утырышлары узды.
Яңа шартларда табибларга ярдәм күрсәтү – эшебезнең төп юнәлеше булды. Соңгы вакытта табиблар эшчәнлегенә карата шикаятьләр күбәйде бит. Бу җәһәттән Дәүләт медицина палатасы президенты, “Дөньяның балалар докторы” Леонид Рошаль да чыгыш ясады. Бу темага “түгәрәк өстәл” утырышы үтте.
Республиканың сәламәтлек саклау системасы яңача эш режимына күчте, дәваханәләр коронавирус буенча махсус госпиталь итеп үзгәртеп корылды. Дистанцион рәвештә консультацияләр үткәрелә башлады. Бу медицина белгечләренә дә, халык өчен дә файдалы һәм уңайлы. Коронавирус дөньяда һәм илдә медицина хезмәткәре төп һөнәр иясе булуын күрсәтте. Студентлар, волонтерлар медицина хезмәткәрләренә ярдәмгә килде. Республика медицина хезмәткәрләре бу авыру белән көрәштә үзләрен чын һөнәр осталары итеп күрсәтте. Безнең медицина хезмәткәрләре коронавирус белән көрәшүдә ярдәм итү өчен илнең башка төбәкләренә юлланалар. Сәламәтлек саклау министрлыгы, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты, медицина университеты һәм медицина хезмәткәрләре бу афәт белән көрәшүдә бер гаиләгә берләштек.
Уфа районындагы “Зубово” индустриаль паркы территориясендә урнашкан һәм яңа коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларны кабул итү өчен тәгаенләнгән йогышлы авырулар дәваханәсен 55 көн эчендә төзү – ул Радий Хәбировның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. 30 майда аны ачу тантанасында Русиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко госпитальгә югары бәя биреп, Башкортстаннан үрнәк алырга кирәк, дип билгеләде.
Халык респиратор этикага (кулларны юу, социаль дистанция саклау, битлек, перчатка киеп йөрүгә) өйрәнде. Кешеләр үзләренең сәламәтлеге, сәламәт тормыш рәвеше алып бару турында җитди уйлана башладылар. Бу – бик мөһим.
— Сез җитәкчелек иткән “Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе” эшчәнлегенә пандемиянең йогынтысы булдымы?
— Иҗтимагый оешманың республиканың 49 райондагы вәкиллекләре дә пандемия шартларында онлайн режимда эшләвен дәвам итте.
21 февральдә Уфада һәм республика районнарында Халыкара туган тел көне узды. Республика халкы диктантны алты телдә — урыс, башкорт, татар, чуваш, удмурт һәм мари телләрендә язды. Мин дә диктант язуда катнаштым. Бу чара бик яхшы оештырылды. Туган тел буенча белемен сынап карарга теләүчеләрнең елдан-ел арта баруы да куанычлы күренеш. Бу инде зур хәзинә булган туган телебезнең буыннан-буынга тапшырылачагына шик калдырмый.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан сугышта катнашучылар хакында истәлекне киләчәк буыннарга калдыру максатында “Җиңү кайтавазы” исемле хәтер чарасы — бәйге игълан иттек. Бу чара өч юнәлештә үткәрелә: “Өчпочмаклы солдат хатлары”, “Бабам медале”, һәм “Тыл хатирәләре”. Кабул ителгән видеоязмалар YouTube каналына урнаштырыла һәм ахырда видеофильм итеп бергә туплана. Нәтиҗәләр ноябрь аенда ясалачак.
Башкортстан Башлыгының республикада дәүләт телләрен һәм халыклар телләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлтелгән субсидияләр формасында грантлар бирүгә конкурс йомгаклары буенча милли-мәдәни автономия “Башкортстан Республикасында урыс телендә белем бирүче гомуми белем бирү оешмаларында туган татар теле дәресләрен методик тәэмин итү” проектын гамәлгә ашыруга грант отты.
Быел көз Октябрьский шәһәрендә узачак “Уйна, гармун!” халык бәйрәме Президент гранты фонды акчасына оештырылачак.
“Тукай моңнары” республика конкурсы үтте, “Бәлеш фест” онлайн-конкурсы дәвам итә.
Легендар җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисткасы Фәридә Кудашеваның 100 еллык юбилее киң билгеләп үтеләчәк. Тиешле указга республика Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды. Юбилей чаралары кысаларында 15 декабрьдә “Башкортостан” концерт залында “Ике аккош” музыкаль конкурсы узачак.
2021 елның февраль-мартында үтәчәк “Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе”нең отчет-сайлау җыелышына әзерлек башладык.
— 1 июльдә Русиядә ил Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумрусия тавыш бирү чарасы узачак. Шушы уңайдан Сезнең фикерләрегезне ишетәсе килә.
— Төзәтмәләр уйланылган, дистә елларга исәпләнгән. Русия Федерациясе Конституциясенә урыс теле статусы һәм Русия халыкларының туган телләрен өйрәнүгә хокукы турындагы Президент төзәтмәләре беркемне дә кимсетми, киресенчә, халыкларның үз милли телләрен өйрәнү, үстерү хокукларын ныгыта.
Телләрне саклау һәм үстерү мәҗбүри. Дәүләтне барлыкка китерүче тел — урыс теле, шул ук вакытта, барлык туган телләр дә бер үк дәрәҗәдә сакланырга, өйрәнелергә тиеш.
Конституциягә Президент тарафыннан кертелгән яңа төзәтмә Русиядә яшәүче халыкларның хокукын, урыслар белән беррәттән, үзенең туган телен дәүләт теле дип игълан итү хокукын беркетә. Русиядә 193 милләт вәкиле яши, һәм бу төзәтмә туган телеңне саклап калу һәм аны киләчәк буыннарга тапшыру мөмкинлеге бирәчәк.
Үземә бик якын өлкә – сәламәтлек саклау турында әйтергә телим. Бик мөһим төзәтмәләр кертеләчәк: медицина ярдәме түләүсез, сыйфатлы, һәркем алырлык булырга тиеш. Конституциянең иске редакциясендә бу хакта әйтелмәгән иде, хәзер аныклаулар кертелде. Мине шатландырган икенче әйбер: сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен шартлар тудыру турындагы тәкъдим. Сәламәт яшәү рәвеше — ул Русиянең гомумдәүләт идеясе. Әгәр озак яшәргә телибез икән, без сәламәт булырга, ял итәргә, шифаханә-курорт дәвалануы алырга тиеш.
Шушы көннәрдә “Бердәм Русия” партиясенең Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүне оештыру буенча чираттагы онлайн-лекторие узды, анда Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко катнашты. Аның сүзләренә караганда, республиканың барлык сайлау участокларында, коронавирус таралу белән бәйле рәвештә, тавыш бирү мөмкин кадәр хәвефсез булсын өчен барлык тиешле чаралар күрелә. Килүчеләрнең һәркайсы шулай ук битлек, перчатка, ручка, антисептик алачак. Кергәндә аяк киеме өчен антисептик келәмнәр булачак, биналар 2 сәгать саен җилләтеләчәк.
Мин Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә мотлак катнашачакмын, республика халкын да илебез өчен тарихи вакыйгадан читтә калмаска чакырам.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН әңгәмәләште.