+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
27 июнь 2020, 05:00

Аскар Абдразаков Конституция буенча тавыш бирүдә катнашырга чакырды

Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе, республика Башлыгының мәдәният һәм сәнгать буенча киңәшчесе, Башкортстанның халык артисты Әскар Абдразаков республика халкын Русия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә актив катнашырга чакырды, дип хәбәр итә "Башинформ".

“Кадерле дуслар, хөрмәтле Башкортстан халкы!
Барыгызның да тавыш бирүегезне, сайлауда катнашуыгызны үтенәм. Бу - бөтен Русия өчен тарихи факт. Русиянең, балаларыбызның киләчәк язмышына битараф булмаган һәркем Конституция өчен тавыш бирергә, сайлауда катнашырга тиеш, чөнки Башкортстан халкы да, Русия халкы да бер зур тату гаилә булып яши”.
Әскар Әмир улы билгеләп үткәнчә, үзе һичшиксез тавыш бирүдә катнашачак һәм, мөгаен, моны 1 июльгә кадәр эшләячәк, чөнки үз позицияңне алдан ук белдерү мөмкинлеге бар.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас