+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
27 июнь 2020, 11:15

Уфаның шәрәфле шәхесе тавыш бирүдә актив катнаша

Уфада Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү, шулай ук республика башкаласына "Хезмәт батырлыгы шәһәре" дигән мактаулы исем бирү өчен имзалар җыю дәвам итә.

Уфада Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү, шулай ук республика башкаласына "Хезмәт батырлыгы шәһәре" дигән мактаулы исем бирү өчен имзалар җыю дәвам итә.
Бүген Уфаның шәрәфле шәхесләре тавыш бирүдә катнашуын дәвам итте. Әйтик, 3нче гимназия территориясендә урнашкан 107нче сайлау участогында Уфаның шәрәфле шәхесе, Дәүләт думасы депутаты Рима Баталова тавыш бирде.
Рима Баталова тавыш бирү участогында оештыруның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Шул исәптән, ул монда санитар нормаларын үтәү тәэмин ителүгә аерым игътибар юнәлтте.
Шулай ук бу көнне 39нчы гимназиядә урнашкан сайлау участогында танылган башкорт шагыйре һәм язучысы, Уфаның шәрәфле шәхесе Рәшит Шәкүров тавыш бирде.
Бүгенге көндә тавыш бирүдә Уфаның шәрәфле шәхесләре актив катнаша, алар арасында Фидан Гафаров, Нурия Ирсаева һәм Леонора Куватова да бар.
Фото: Уфа шәһәре хакимияте.
Читайте нас