+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
27 июнь 2020, 09:45

"Улларыбыз хезмәт кешесенә хөрмәт гарантияләнә торган көчле, имин илдә үссен өчен тавыш бирдем"

Бүген, иртәнге сигездән Уфа районының Таптык авылы сайлау участогы авыл халкына ишек ачты. Русия Конституциясенә төзәтмәләр кабул итү мәсьәләсе буенча үз гражданлык бурычын үтәргә ашыккан кешеләр арасында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов та бар. Ул, шимбә көнгә карамастан, сайлау участогына уллары белән иртән шәһәргә эшкә өлгерү өчен килде, аграр ведомство башлыгының эш графигы тыгыз.

"Улларыбыз хезмәт кешесенә хөрмәт гарантияләнә торган көчле, имин илдә үссен өчен тавыш бирдем, - диде ул тавыш бирүдән соң ук. - Соңгы елларда илебезнең һәм республиканың авыл хуҗалыгы ныгуын күрәбез. Авыл халкы дәүләтебезнең азык-төлек иминлеген тулысынча тәэмин итте. Ул гына да түгел, без экспортны башка илләргә дә киңәйтәбез, шулай итеп, җитештерү дәрәҗәсе дә үсә, димәк, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең иминлеге дә арта. Киләчәккә зур өмет белән Русия Конституциясенә төзәтмәләр мәсьәләсе буенча рәхәтләнеп тавыш бирдем".
Фото: мсх.рб
Читайте нас