+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
27 июнь 2020, 09:20

Владимир Путин "Без бергә" акциясендә катнашучылар белән очрашу үткәрде

Русиядә коронавирус инфекциясе пандемиясе акрынлап чигенә. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин "Без бергә" гомумрусия ярдәм акциясендә катнашучылар белән онлайн-очрашу вакытында белдерде, дип хәбәр итә kremlin.ru.

Русиядә коронавирус инфекциясе пандемиясе акрынлап чигенә. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин "Без бергә" гомумрусия ярдәм акциясендә катнашучылар белән онлайн-очрашу вакытында белдерде, дип хәбәр итә kremlin.ru.
- Хәзер эпидемия чигенә һәм волонтерлар өчен эш күләме акрынлап кими башлый. Сез, чыннан да, үз эшегезне намус белән башкардыгыз. Сезгә тагын бер кат рәхмәт әйтәм, — диде Владимир Путин.
Президент сүзләренә караганда, пандемия вакытында волонтерлар 3 миллионнан артык кешегә ярдәм күрсәткән, беренче чиратта — инвалидлар, авырулар һәм өлкән яшьтәге кешеләр.
- Волонтерлар башлангычын илебез бизнесы да, кечкенә компанияләр, әлбәттә, эре шәхси һәм дәүләт корпорацияләрен дә актив хуплады, — диде дәүләт башлыгы.
Владимир Путин волонтерларны, шулай ук студентларны, мәктәп укучыларын һәм яшь белгечләрне якынлашып килүче Яшьләр көне белән чын күңелдән котлады.
"Без бергә" акциясе март ахырында башланган иде. Аны Гомумрусия халык фронты һәм волонтерлар оешмалары оештырды. Акция өлкән һәм аз хәрәкәтле гражданнарга, шулай ук коронавирус пандемиясе вакытында медицина хезмәткәрләренә ярдәм итүгә юнәлтелгән.
#ВладимирПутин
Фото: kremlin.ru.
Читайте нас