Башкортстанда Русия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү дәвам итә. 29 июньдә республика Хөкүмәтендә оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә тавыш бирү ничек узуы турында сөйләде.
“Безнең халык бик югары сайлау мәдәниятен күрсәтә. Шактый күп кеше тавыш бирде инде. Без Русиядә тавыш бирү динамикасы буенча өченче яки дүртенче урында”, - диде Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе шулай ук муниципалитетлар башлыкларына 1 июльдә санитария-эпидемиология кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотуны көчәйтүне сорап мөрәҗәгать итте.
- Әлбәттә, тавыш бирүнең төп көне - 1 июль. Үтенеч - санитария-эпидемиология кагыйдәләрен үтәүгә игътибар итү, чөнки бу көннәрдә әле чиратлар юк, ә 1 июльдә кешеләрнең төп агымы килергә мөмкин. Муниципалитетларның берничә башлыгы сүзләренә караганда, беренче тавыш бирү көне ахырына, 25 июньдә, кайбер торак пунктларда яшәүчеләр инде 100 процент тавыш биргән, - диде Башкортстан Башлыгы.