+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
29 июнь 2020, 07:30

Өч көн эчендә 30 миллионнан артык русияле тавыш бирүдә катнашты

Русиядә өч көн эчендә Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә, дистанцион рәвештә тавыш бирүчеләрне дә кертеп, 30 миллион 917 мең 512 кеше катнашты, килү 28,46 процент тәшкил итте. Бу хакта, Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова сүзләренә сылтама ясап, “РИА Новости” хәбәр итә.

Русиядә өч көн эчендә Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә, дистанцион рәвештә тавыш бирүчеләрне дә кертеп, 30 миллион 917 мең 512 кеше катнашты, килү 28,46 процент тәшкил итте. Бу хакта, Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова сүзләренә сылтама ясап, “РИА Новости” хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, тавыш бирүчеләрнең яртысыннан артыгы – 58 проценты – “тавыш бирү биналарында үз хокукларын гамәлгә ашырганнар”, 39 проценты үз тавышын тавыш бирү бинасыннан читтә - өйдә яки йорт яны территорияләрендә биргән. Якынча 3 проценты дистанцион электрон тавыш бирү мөмкинлегеннән файдаланган.
Башкортстанда тавыш бирүне уздыру өчен 3431 сайлау участогы оештырылган. Тавыш бирүдә катнашучыларның планлаштырылган саны 3 миллионнан артык кеше тәшкил итә.
Коронавирус таралуын булдырмау һәм халык күп җыелмасын өчен сайлау участоклары бөтен ил буенча 25 июньнән 1 июльгә кадәр 8 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр эшләячәк. 30 июньдә участок сайлау комиссияләренең эш режимы 8дән 14 сәгатькә кадәр кыскартылды.
Сайлаучыларның иминлеге өчен һәр участокта җентекләп җыештыру һәм дезинфекцияләү уздырыла, ишек тоткаларына кадәр дезинфекцияләнә. Кешеләр арасындагы элемтәләрне киметү өчен куркынычсыз дистанция тәэмин ителгән. Моннан тыш, сайлау участокларында җылылык визорлары эшли, алар участокка килгән һәркемнең температурасын үлчиләр. Температурасы югары булган гражданнарга шулай ук тавыш бирергә мөмкинлек бирәчәк - тик аерым бинада.
Барлык сайлау участоклары барлык саклану чаралары белән тулысынча тәэмин ителгән: битлекләр һәм перчаткалар барлык участокларда да бар. Һәр сайлаучыга бер тапкыр кулланеыла торган ручкалар бирелә.
Фото: ufacity.info
Читайте нас