+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
30 июнь 2020, 06:00

Кеше хокуклары буенча советның эшче төркеме оештырылды

“Башинформа”дагы брифингта Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү буенча советы әгъзалары Русия Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумрусия тавыш бирүен уздыру мониторингы өчен эшче төркем оештырылуы турында сөйләде.

"Башинформа”дагы брифингта Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү буенча советы әгъзалары Русия Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумрусия тавыш бирүен уздыру мониторингы өчен эшче төркем оештырылуы турында сөйләде.
Совет рәисе Владимир Барабаш билгеләп үткәнчә, эшче төркемнең төп бурычы - гражданнарның хокукларын үтәүне тәэмин итү, “аларның тавышларын дөрес исәпкә алу һәм бер генә тавышны да беркая да читкә җибәрмәү”.
“Бездә күзәтү яки контроль функциясе юк. Безнең максат - мониторинг, ләкин күзәтү һәм контроль түгел, - диде советның җаваплы секретаре Зөлфия Гайсина. - Безнең алда ике бурыч тора: Конституциягә төзәтмәләр кертүгә яисә үз ихтыярын белдерергә теләгән гражданнарның хокуклары үтәлешен мониторинглау, шулай ук сайлау участокларында санитар-эпидемиология хәвефсезлеген тәэмин итү таләпләрен үтәү”.
Эшче төркем составына совет әгъзалары да, шулай ук иреклеләр дә керде. Хәзерге вакытта мониторинг өчен зур эшче төркем составында ике күчмә эшче төркем оештырылган.
Башкортстан Иҗтимагый палатасы каршында гомумрусия тавыш бирүенә бәйле гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау буенча колл-үзәк эшли башлады. 28 июнь киченә колл-үзәккә 65 мөрәҗәгать килгән. Мисал өчен, уфалылар мәктәп территориясендә урнашкан сайлау участогына эләгә алмавына зарланган. Бу вакытта анда БДИ узган һәм үткәрү режимы белән проблема туган. Конфликт вакытында бетерелде, кешеләр тавыш бирә алды, дип сөйләде кеше хокуклары буенча совет әгъзалары.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас