+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
30 июнь 2020, 10:40

Мөмкинлекләре чикле булганнар ничек тавыш бирә?

Алар өчен дә барлык шартлар тудырылган.

Алар өчен дә барлык шартлар тудырылган.
Башкортстанда мөмкинлекләре чикле булган сайлаучыларның тавыш бирү шартларын җайлаштыру, әлеге категориядәге гражданнарның тавыш бирү биналарыннан файдалану дәрәҗәсен күтәрү буенча эш алып барылды. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматы буенча, республикада инвалидларның яшәү урынында тавыш бирү өчен җиде махсуслаштырылган участок билгеләнгән. Участоклар Уфа, Стәрлетамак, Бәләбәй һәм Белоретта урнашкан.
Кичә шундый җайлаштырылган участокларның берсендә - Башкорт медицина колледжы бинасында урнашкан 208нче сайлау участогында Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте рәисенең беренче урынбасары Флүр Нурлыгаянов тавыш бирде. Уфада туып-үскән Флүр Нурлыгаянов егерме елдан артык Мәскәүдә яши һәм эшли. Әмма ил Конституциясенә төзәтмәләр буенча үз тавышын туган шәһәрендә бирергә булды. Флүр Нурлыгаянов монда беренче тапкыр тавыш бирергә килә. Монда сукырларга, начар күрүчеләргә, шулай ук коляскадагы инвалидларга, начар ишетүчеләргә тавыш бирү өчен шартлар тудырылган.
Участок комиссиясе карамагында - чукрак һәм начар ишетүче кешеләргә ярдәм итү өчен махсус җиһазлар, комиссия составында сурдотәрҗемәче бар.
Флүр Нурлыгаянов үз эшчәнлеге буенча турыдан-туры инвалидлар мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Ул - Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте рәисенең беренче урынбасары, инвалидларның гомумрусия иҗтимагый оешмалары белән хезмәттәшлек буенча Русия Үзәк сайлау комиссиясенең эш төркеме әгъзасы булып тора. Колледжта булганда Флүр Фәткелгаян улы республика Үзәк сайлау комиссиясе аппараты хезмәткәрләре, участок комиссиясе әгъзалары һәм журналистлар белән аралашты. Медколледж директоры Илдар Гыйләҗев аңа күрү буенча инвалидларга белем бирү учреждениесендә тупланган эш тәҗрибәсе турында сөйләде.
Пенсия фондының республика бүлеге мәгълүматлары буенча, Башкортстанда 250 меңнән артык инвалид граждан теркәлгән. Күрү сәләте буенча - 8 меңнән артык, ишетү сәләте буенча - 12 меңнән артык һәм терәк-хәрәкәт аппараты проблемалары белән якынча 17 мең инвалид бар.
Фото:bashinform.ru
Читайте нас