Яки ни өчен иртәгә узачак ил Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумрусия тавыш бирү чарасында һәркемнең мотлак актив гражданлык позициясе күрсәтүе зарур?
Ниһаять, ул көн килеп җитте! Коронавирус пандемиясенә бәйле 22 апрельдә тормышка ашыру мөмкинлеге булмаган дәүләт дәрәҗәсендәге мөһим эшне ил халкы иртәгә ахырына җиткерә алачак. 1 июльдә ил күләмендә Русия Конституциясенә тәкъдим ителгән төзәтмәләр буенча гомумрусия тавыш бирү чарасы уза.
Әйтергә кирәк, әлеге чараны “дәүләт дәрәҗәсендәге мөһим эш” дип бәяләвебез очраклы түгел. Эш шунда: Русия Конституциясенә бу дәрәҗәдә колачлы һәм стратегик әһәмияткә ия үзгәрешләр һәм төзәтмә-ләрнең Төп закон кабул ителгәннән алып кертелгәне булмады, һәм аңлашыла, алар еллар дәвамында тупланып, өлгереп, җитлегеп килде. Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумрусия тавыш бирү чарасында һәркемнең катнашу, актив гражданлык позициясе күрсәтү зарурлыгы да аңлашыладыр. Чөнки төзәтмәләр гомумдәүләт мәнфәгатьләре белән бергә, Русиядә гомер кичерүче һәр гражданга, аның социаль-икътисади якланганлыгына иҗтимагый һәм хокукый иминлегенә дә кагыла. Гомумрусия тавыш бирү көне алдыннан аларның иң мөһимнәре хакында сезне янә бер искәртеп үтәбез һәм түбәндә бәян ителгәннәр әлегә 1 июльдә сайлау участокларына барырга икеләнеп торганнарны да, һичшиксез, шушы мөһим адымга этәрер, дигән ышанычта калабыз.
Төзәтмәләрнең зур өлеше гаилә институтын ныгытуга һәм аны социаль яклауга кагыла. Гражданнарның күпчелеге төзәтмә-ләр өчен тавыш биргән очракта, Төп законның яңа редакциясендә гаилә — төп кыйммәт, балалар исә илнең дәүләт сәясәте өстенлеге дип билгеләнәчәк. Ягъни гаиләне, балаларны социаль яклау, аларның иминлеген кайгырту, һәрьяклы ярдәм күрсәтү Конституция белән ныгытылачак. Төзәтмәләр үз көченә керә калса, аерылышучылар саны да сизелерлек кимер, дияргә кирәк. Ни өчен дигәндә, никах төшенчәсе ул очракта Төп закон белән якланачак.
Бу бер булса, икенчедән, хезмәт кешесе дә Конституциядә үзәккә чыгачак. Аерым алганда, төзәтмәләргә ярашлы, хезмәт өчен түләүнең минималь күләме яшәү минимумы күләменнән ким булмаячак, мәҗбүри социаль страховкалау гарантияләнәчәк. Ягъни, үзебезнең җирлеккә күчереп, гади итеп әйткәндә, Конституциягә төзәтмәләр керә калса, әйтик, шул ук авылларда еш күзәтелүче 5 мең сумга ай буе тир түгү күренешләре бетәчәк. Һәркем үз хезмәте өчен лаеклы, һичьюгы яшәү минимумыннан да түбән булмаган эш хакы ала башлаячак. Һәм бу да Төп закон белән ныгытылачак.
Өченчедән, Конституциянең яңа редакциясе кабул ителгән очракта, гражданнарга кризис чорында, керемнәребез кимемәсме дип тә борчыласы булмаячак. Ни өчен дигәндә, төзәтмәләргә ярашлы, дәүләт бернинди икътисади кризислар яки башка тетрәнүләр социаль ярдәм күрсәтү күләменә һәм аларның даимилегенә йогынты ясамаячагын гарантияли. Бу пенсияләрне индексацияләүгә (елга бер тапкырдан да ким түгел), социаль пособиеләр һәм башка социаль түләүләргә кагыла. Гражданнарга адреслы социаль ярдәм гарантияләнә. Инвалидларга уңайлы мохит тудыру һәм аларның тормыш сыйфатын яхшырту да Төп закон белән ныгытыла.
Медицина хезмәтләндерүенең сыйфаты һәм аңардан бушлай файдалана алу мөмкинлеге дә һәркемне борчыган мәсьәлә. Вәт, төзәтмәләр өчен тавыш бирәсез икән, киләчәктә һәр русияленең, кайда яшәвенә карамастан, сыйфатлы һәм һәркемгә мөмкин булган медицина ярдәме алу хокукы Конституция белән ныгытылачак. Монысы — дүртенче булды.
Властьта бары тик чын-чыннан ил, халык мәнфәгатьләре белән янучы патриотлар булырга тиешлеген дә һәркем тели торгандыр. Гомумрусия тавыш бирү чарасында халык актив катнашып, төзәтмәләр хуплана икән, бу максат һәм хыял да чынга ашачак. Чөнки Төп законга бишенче төзәтмәдә: “Русия властьлары чит дәүләтләр мәнфәгатьләренә эшли алмый, алар Русия үсеше бурычларын үтәргә тиеш һәм аның халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән максатлардан тыш, башка максатларны күздә тота алмый. Аларга ике гражданлык һәм чит ил банкларында счетлар булу тыела һәм бу һәр чиновникка кагыла”, дип акка кара белән язылган.
Алтынчы төзәтмә исә илнең мөстәкыйльлеген ныгытуны һәм аның территориаль байлыгын яклауны күздә тота. Русия территорияләрен читләштерүгә юнәлтелгән гамәлләр катгый тыела. Әгәр дәүләтара органнарның карарлары Конституциягә каршы килә икән, ахыргы сүзне Конституцион суд әйтәчәк. Акыллы кешеләр аңлый торгандыр, төзәтмәләр кабул ителгән очракта, яңа редакциядәге Конституция узган гасырның 90нчы еллары башындагы хәтәр хәлләр кабатланмасын өчен ныклы калкан булачак.
Бер үк вакытта төзәтмәләр Дәүләт думасының һәм Федерация советының вәкаләтләрен көчәйтүне дә күздә тота. Аерым алганда, Русия парламентының югары һәм түбән палаталары Хөкүмәтне формалаштырырга һәм көч ведомстволары җитәкчелеген билгеләүгә тоемлы йогынты ясаячак. Проект авторлары билгеләвенчә, бу властьның нәтиҗәлелеген арттыруга китерергә тиеш. Монысы тәкъдим ителгән җиденче төзәтмә булды.
Сигезенче һәм тугызынчы пунктлар исә табигать байлыкларын һәм хайваннар дөньясын яклауга кагыла. Аларга карата җаваплы һәм сакчыл мөнәсәбәт булдыру зарурлыгы Конституциядә беркетеләчәк.
Конституциягә төзәтмәләр кабул ителә калса, телевидение каналларыннан көн-төн кемузардан шоу-меннарны, гаугачыл “йолдыз”ларны, кеше көлдерүчеләрне күрсәткән һәм данлаган тапшырулардан да берникадәр булса да арынырбыз дияргә кирәк. Чөнки аларның урынын, илгә, җәмгыятькә иң авыр вакытта мохтаҗларга, өлкәннәргә ярдәм кулы сузган, экологияне хәстәрләүче, һәрдаим актив гражданлык позициясендә торучы волонтерлар, изге җанлы кешеләр алачак. Конституциягә тәкъдим ителгән 10нчы төзәтмә нәкъ менә волонтерлар һәм коммерция карамагында булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтүне күздә тота.
Мәдәният һәм фән өлкәләре хезмәткәрләренә дә гомумрусия тавыш бирү чарасында актив катнашу өчен ныклы нигез бар. Чөнки Конституциягә төзәтмәдә әлеге ике өлкәне дә саклау һәм үстерү дәүләт дәрәҗәсендәге бурыч һәм эш буларак билгеләнә, бу юнәлешләргә даими ярдәм күрсәтүне Конституция белән ныгытырга тәкъдим ителә. Унберенче һәм уникенче пунктлар нәкъ шуларны күздә тота. Анда язылганнар һәм Төп законга тәкъдим ителгән башка мөһим төзәтмәләр белән тулырак исә конституция 2020.рф сайтында таныша аласыз.
Йомгаклап нәрсә әйтергә мөмкин? Әле бер ай чамасы элек кенә киләчәк уңышны хәстәрләп, сабанда сайрашкан булсак, күренүенчә, бүген “сайлауда сайрашыр чак” җитте. Һәм әлеге чараның әһәмияте дә илне икмәкле итүче язгы чәчү кампаниясеннән азрак түгел, күбрәк тә булмаса әле!.. Һәрхәлдә, югарыда Конституциягә тәкъдим ителүче төзәтмәләрнең иң мөһимнәренә аерым тукталып, аларның ил үсешендә, халык тормышында ни дәрәҗәдә стратегик әһәмияткә ия булуын аңлата алганбыздыр, дип ышанабыз.
Ә безнең төп укучыларыбыз булган авыл кешеләре сабанда сайрашыр чакта һәрдаим бердәмлек күрсәткән кебек, сайлауда сайрашыр чакта, ягъни тавыш бирү чарасында да һәрвакыттагыча актив гражданлык позициясендә булачагына, сынатмаячагына шигебез юк. Чөнки бу төзәтмәләр, беренче чиратта, безгә, гади хезмәт кешеләренә кирәк!
Илдар Фазлетдинов.