Бүген Уфада узучы Халыкара урбанистика форумы кысаларында Русия Федерациясенең торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Максим Егоров Уфаның Киров районындагы ихаталарын реконструкцияләү барышы белән танышты.
Билгеле булганча, Уфа һәм республика ихаталары "Башкортстан ихаталары" программасы кысаларында төзекләндерелә. Әлеге проект кысаларында юлларның, тротуарларның, җәяүлеләр өчен гомум мәйданы 4,5 мең квадрат метрдан артык булган юлларның асфальт түшәмәсе ремонтлана, балалар өчен хәвефсез уен мәйданчыклары, эскәмияләр һәм чүп-чар өчен урналар урнаштырыла. Моннан тыш, яктырту системалары ремонтлана, яктырткычлар һәм видеокүзәтү камералары урнаштырыла.
– Русия Федерациясенең барлык субъектларына да Башкортстан тәҗрибәсен үзләштерергә киңәш итәм. Монда – территорияләрне төзекләндерүгә комплекслы мөнәсәбәт сизелә. Мин барлык очрашуларда һәм чараларда Башкортстан Республикасы һәм Уфа тәҗрибәсен алдынгы дип тәкъдим итәргә әзер, – дип белдерде Максим Егоров.
Фото: Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәте.