+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
1 июль 2020, 15:45

100 яшьлек ветеран тавыш бирүдә катнашты

Башкортстанның Күгәрчен районы Морак авылыннан Әхмәтҗан Кәримов өчен 1 июль - Русия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең йомгаклау көне генә түгел, туган көне дә.

Башкортстанның Күгәрчен районы Морак авылыннан Әхмәтҗан Кәримов өчен 1 июль - Русия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең йомгаклау көне генә түгел, туган көне дә.
Быел Бөек Ватан сугышы ветераны 100 еллык юбилеен билгели. Әмма шәхси бәйрәм дип, Әхмәтҗан Рәхим улы үзенең гражданлык бурычын үтәргә онытмады.
"Морак авылының 2415нче сайлау участогы әгъзалары йортта тавыш бирүне оештыру өчен ветеран янына килде. Алар Әхмәтҗан Кәримовны йөз яше белән җылы котладылар, аңа чәчәкләр бүләк иттеләр, ә ветеран тыныч һәм, иң мөһиме, сәламәтлек өчен куркынычсыз рәвештә тавыш бирде", - дип хәбәр итә "Кугарчинские вести" гәзите.
Фото: "Башинформ".
Читайте нас