+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
1 июль 2020, 08:15

Айдар Галимов тавыш бирүдә катнашты

Артист мондый чараларда һәрвакыт активлык күрсәтә.

Артист мондый чараларда һәрвакыт активлык күрсәтә.

Республика халкы Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча сайлауларда катнашуда зур активлык күрсәтә. Кичә Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов да гражданлык бурычын үтәде.

Сайлау участогына керү белән битлектәге җырчының тән температурасын үлчәделәр. Перчаткалардагы күренекле якташыбыз, барлык хәвефсезлек кагыйдәләрен дә үтәп, махсус кабинага узды.

Җырчы бу чараның ил киләчәген билгеләүдә мөһим адым булуын ассызыклады.
Читайте нас