Бүген, 1 июльдә, Башкортстанда Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумрусия тавыш бирүен уздыру өчен 3 мең 431 участок ачылды, шуның 36сы - тавыш бирүдә катнашучыларның вакытлыча булу урыннарында.
Исегезгә төшерәбез, гражданнар тавыш бирү көненә кадәр, 25 июньннән башлап тавыш бирә алды.
Шулай ук теге яки бу сәбәпләр аркасында өйдән чыга алмаган гражданнар өчен, әмма тавыш бирүдә катнашырга теләүчеләргә өйдә тавыш бирү каралган. Гаризалар (мөрәҗәгатьләр) кабул итү, шул исәптән телефон аша, участок сайлау комиссияләрендә 1 июльдә урындагы вакыт белән 17.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Шул ук вакытта гаризаны тавыш бирүдә катнашучы үзе дә, башка кеше дә бирә ала: туганы да, волонтер да, социаль хезмәтләр вәкиле дә.
Участоклар урындагы вакыт белән 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшли.
Республика Үзәк сайлау комиссиясендә “кайнар линия” телефоны эшли, аның буенча Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертүне хуплау мәсьәләсе буенча гомумрусия тавыш бирүне оештыруга һәм уздыруга бәйле мәсьәләләр буенча консультацияләр һәм аңлатмалар алырга мөмкин. Шалтыратулар (347) 280-95-06, (347) 280-96-34 телефоннары буенча кабул ителә.
1 июль иртәсенә республикада 2 100 524 кеше тавыш бирде, ягъни тавыш бирү исемлекләренә кертелгән гомум санның 69,10 проценты, дип хәбәр итә республика Үзәк сайлау комиссиясе.