Башкортстан Фәннәр академиясе вице-президенты, икътисади фәннәр докторы Александр Дегтярев фикеренчә, республикада Русия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашучыларның кәефенә өч төп фактор йогынты ясады.
"Беренчедән, федераль һәм аеруча төбәк властена ышаныч факторы. Вәгъдә белән башкару арасында аерма барлыкка килүне кешеләр бик яхшы сизә. Бүгенге көндә Башкортстандагы төбәк власте социаль өлкәдә һәм икътисадта үз сәясәтен шулай төзи, әйтелгәннәр һәрвакыт да үтәлә.
Икенче фактор Башкортстандагы күпмилләтле халкыбызның көчле традицияләре белән бәйле, ул төрле дәрәҗәдәге сайлау компаниясендә актив катнаша.
Һәм өченче фактор - аек акыл. Эш шунда ки, Конституциягә төзәтмәләр өчен тавыш биргәндә өч буын мәнфәгатьләре кушылды",- диде ул.