Экзитпол мәгълүматлары буенча, Башкортстанда Русия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүгә килү 80,5 процент тәшкил иткән.
Төрле социологик тикшеренүләрдән күренгәнчә, тавыш бирүчеләрнең 92 проценты "әйе" графасына билге куйган, төбәк халкының 7,5 проценты тәкъдим ителгән төзәтмәләргә каршы фикер белдергән, калганнары - тикшеренүчеләрнең сораштыруына җавап бирүдән баш тарткан.
Әлеге мәгълүмат республиканың 100 сайлау участогында тавыш бирүнең алты көне дәвамында җыелган.
"Бездә гражданнарның патерналистик кәефе дә кими генә түгел, - дип саный "Социс-эксперт" социологик үзәге идарәсе рәисе Рөстәм Латыйпов. - Мондый нәтиҗә республика Башлыгының абруе нәтиҗәсе һәм тавыш бирү алдыннан берничә көчле популистик акция уздыру вакытлыча булса да сәяси активлык градусын күтәрә алды".
20.00 сәгатьтә Башкортстанның барлык сайлау участокларылары ябылды. Тавышларны санау башланды.