+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
1 июль 2020, 08:05

"Гражданнарның тормышын яхшыртуга зур адым бу"

Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин тавыш бирүдә катнашты.

Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин тавыш бирүдә катнашты.

Уфа мэры Өлфәт Мостафин Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә катнашты.
- Шушы ил гражданы буларак, тавыш бирдем, чөнки бу безнең киләчәгебез, гражданнарыбызның тормышын яхшырту, дип беләм", - диде Өлфәт Мостафин.

Сайлау участокларында шулай ук Уфага «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирүгә имза җыю бара. Бу башлангыч өчен хәзерге вакытта 80 меңнән артык уфалы тавыш бирде. Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү башланганнан бирле 235 меңнән артык уфалы үз гражданлык позициясен белдерде.

«Яхшы нәтиҗә булыр, дип көтәбез, чөнки безнең шәһәр халкы зур күләмле сәяси чараларда һәрвакыт актив катнаша», - дип өстәде мэр.

Фото: allufa.ru
Читайте нас